Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Дога укып, мәхәббәт белән үрелә

Бу атнада мобилизацияләнгәннәр өчен тагын бер ярдәм партиясе махсус хәрби операция зонасына җибәрелде.

Район халкы ярдәм җыюны оештыруда янә актив катнашты. Күпләр кирәк-яраклар һәм азык-төлек китерде, акча күчерделәр. Җыелган акчага мобилизацияләнгәннәр өчен иң кирәкле әйберләр сатып алынды.

Мәдәният хезмәткәрләре зур эш башкарды. Куйбышев Затонында бу эшкә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, техник персонал кушылды, алар барысы да ике атна дәвамында маскировка челтәрләре үрделәр.

Затоннан Еруновлар гаиләсе – Тамара Михайловна Һәм Александр Анатольевич маскировка челтәрләре үреп кенә калмады, мобилизацияләнгәннәргә җибәрү өчен әйберләр дә алып килделәр. Алар солдатларга даими рәвештә финанс ярдәме күрсәтә.

Кама Тамагыннан "Салават күпере" балалар бакчасы коллективы мөдир Гөлнара Гыймадиева җитәкчелегендә бердәм рәвештә эшкә кушылды. Алар маскировка челтәрләрен үрүдә ярдәм иттеләр. Бу эштә Сөйки авыл советы һәм авыл мәдәният йорты, Затон поселок Советы, Тенеш поселок Советы һәм мәдәният йорты, Кирельский авыл советы, Мордва Каратае мәдәният йорты актив катнаша. Бу авылларда һәм поселокларда яшәүчеләр солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрүдә турыдан-туры катнаштылар. Мәсәлән, Затонда яшәүче Флюра Беляева ике атна дәвамында көн саен мәдәният йортына барып, мобилизацияләнгәннәргә җибәрү өчен челтәрне хәтта берүзе генә дә үргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык челтәрләр дә, төргәкләнеп, махсус операция зонасына җибәрелгән.

Район җитәкчелеге һәм оешмалар да бу эштән читтә калмады. Район башлыгы Наил Вазыйхов транспорт белән гуманитар ярдәм җибәрүне оештырды.  “Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы” ЯАҖ директоры Олег Тюшевский бушлай “Газель” машинасы бирде. Машина йөртүче Алексей Сороковнин, йөкче Максим Удачин һәм тагын ике ир-ат тиз һәм төгәл итеп тартмалар төяүне һәм Көектәге ярдәм җыю пунктына китерүне оештырдылар, аннан бөтен гуманитар ярдәм партиясе егетләргә җибәрелде. Бу көннәрдә посылкаларның бер өлешен  мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм ялга кайткан солдатлар алды.

Көектәге чиркәүдә безнең команда мәхәллә әгъзаларының да челтәрләр үрүен күрде. Ә анда очраган кеше – ялга кайткан солдат челтәрләрнең барлык полкларга да бик кирәк булуы турында әйтте.

Шуңа күрә бу эш дәвам итәчәк, аңа теләгән һәркем кушыла ала. Район ярдәме егетләребез өчен бик мөһим. Догалар укып һәм мәхәббәт белән үрелгән челтәрләребез, һичшиксез, егетләребезне яшерәчәк һәм коткарачак!

Гуманитар ярдәм җыю буенча оештыру эшен Наталья Яранова һәм Татьяна Сороковнина үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев