Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

«Август» – үтенечкә җавап биргән бердәнбер оешма

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең хәрби частенә 800 мең сумлык квадрокоптер җибәрде.

Узган елның октябрендә мобилизацияләнгән Виталий Лукин, яраланганнан соң, госпитальдә дәваланган.

Ләкин ул полкташлары белән элемтәдә торган һәм квадрокоптерлар сатып алу өчен иганәчеләр эзләгән. Август аенда хәрби часть командиры Дмитрий Белоусов хаты белән ул авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән.

- Квадрокоптерлар дошман позицияләренә ут төзәү, шулай ук хәрби частьнең шәхси составы югалтуларын киметү өчен кирәк, - ди Виталий Лукин. - Кая гына мөрәҗәгать итмәдем, бары «Август» кына җавап бирде. Александр Карасев югары җитәкчелек белән килешкән һәм безнең часть өчен әлеге җиһазлар сатып алынган. Мин барлык мобилизацияләнгән якташларым исеменнән авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Александр Владимировичка үтенечебезне җиткергәне һәм аны үтәгәне өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев