Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Ана өчен һәр баласы да кадерле

Венера Зыятдинова турында берничә тапкыр язганыбыз бар. Бу зур, тату һәм иҗади гаилә әгъзалары еш кына безнең язмаларның геройлары булды.

Венера Госман кызы гомер буе Олы Кариле авылында яши. Зыятдиновлар гаиләсе сигез бала тәрбияләп үстергән, бу балалар өйдә дә, эштә дә әти-әниләренең актив ярдәмчеләре. Венера – китапханә хезмәткәре, яраткан эшендә инде утыз елдан артык хезмәт куя. Берничә тапкыр һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган, балаларын да иҗади эшчәнлеккә җәлеп итә белгән. 

Олы балаларның икесе югары белем алган, тагын икесе техникум тәмамлаган, өч кече улы мәктәптә укый, тагын берсе Апас көллиятендә пешекче һөнәрен үзләштерә.

- Ничек шундый зур гаилә корырга булдыгыз?

- Кайнанам белән кайнатам һәрчак ярдәм иттеләр. Без бергә яшәдек һәм балаларыбызның барысын да диярлек алар үстереште. Мин хәтта декрет ялында да ярты елдан артык утырмадым. Ярдәмнәре һәм гаиләбезне мәхәббәткә төргәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтле.

- Ә үзегез гаиләдә ничә бала үстегез?

- Без дүртәү үстек. Кариледә мин генә калдым, ләкин хәзер ешрак күрешәбез. Әниебез авырый һәм туганнарым белән аны чиратлап карыйбыз. 

- Улыгыз Фәнил беренче дулкында мобилизацияләнгән. Хәзер ул махсус операция зонасында. Аның белән элемтәдә торасызмы?

- Барысы кебек үк, түземсезлек белән шалтыратуын көтәбез. Ул атнага ике тапкыр элемтәгә чыга. Яңа Саладан Марсель Исмәгыйлев һәм Кама Тамагыннан Илнар  Мөхәммәдъяров аның белән бергә хезмәт итә. Марсель безнең мәктәптә укыды, улымнан бер яшькә олырак, шуңа күрә алар бер-берсен яхшы белә.

- Улыгыз армиядә кайчан хезмәт итте?

- Фәнил өч ел элек Украина чигеннән 60 километр ераклыкта Ростов өлкәсендә хезмәт иткән иде. Ул вакытта ук вәзгыять тыныч түгел иде, ләкин улым хәрби хәрәкәтләрдә катнашмады. 

- Сәлимовның яралануы турында ишеткәч, мөгаен, барлык әниләр дә уллары өчен борчылгандыр?

- Әйе, хәзер барыбызга да авыр. Безне билгесезлек борчый, улларыбызга авыр шартларда һәм үзләрен куркыныч астына куеп хезмәт итү кыен. Барысы да исән-сау кайтсын, Аллаһы Тәгалә дога-теләкләребезне ишетсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев