Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку хәзер кызыклырак

Ике ел элек Олы Кариле урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылды.

Бу вакыт эчендә педагоглар һәм укучылар белем бирү үзәге барлыкка килү белән бәйле яңа мөмкинлекләрне бәяләргә өлгерделәр.

Мәктәп директоры Зөлфәт Гайнуллин яңартылган кабинетларны күрсәтте һәм уку процессын оештыру турында тулы мәгълүмат бирде.

Зөлфәт Әхәт улы Олы Кариле мәктәбен 2020 елдан бирле җитәкли, анда ул ун елдан артык хезмәт куя. Соңгы берничә елда мәктәп бинасына ремонт ясалган, аннары «Үсеш ноктасы» барлыкка килгән.

«Зур үзгәрешләр һәм яңарышлар бик куанычлы, мин үзем дә шушы мәктәпне тәмамладым һәм чагыштырырлык нәрсәләр күп. Яңа җиһазлар кайтартылды, “Үсеш ноктасы”н булдыру нәтиҗәсендә мәктәптә 2 яңа планшет, 2 заманча ноутбук, принтер, физика һәм химия буенча цифрлы лабораторияләр барлыкка килде. Үзгәрешләрне бик югары бәялим!» - диде ул.

Биология кабинетында 2 цифрлы лаборатория, предмет пыялаларында өйрәнү өчен үрнәкләре булган 2 электрон микроскоп барлыкка килгән, рәсем экранга проектлана һәм микроскоп объективындагы сурәт яхшы күренә. Биология кабинетында киштәләрдә игътибарны җәлеп итә торган экспонатлар күп. Яңа уку әсбаплары һәм еллар дәвамында тупланган күрсәтмә материал, заманча микроскоплар һәм лабораторияләр укучыларның күзаллавын киңәйтә, ә педагогның үз фәне белән кызыксынуы укучыларга да күчә, дисциплиналарны тирәнрәк өйрәнүгә этәрә.

Мәктәптә барлыгы 15 укытучы хезмәт куя, күбесе белән аралаштык, аларның һәрберсе үз урынында һәм укучыларга мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә һәм күнекмәләр булдырырга тырыша.

Мәсәлән, Сәкинә Гәрәева Олы Кариле мәктәбендә физика укытучысы булып эшли. Моннан тыш, Сәкинә Рәүф кызы укыту эшләре буенча директор урынбасары да. Ул «Үсеш ноктасы»н булдыруга бәйле яңалыкларны югары бәяли: "Мин монда 33 ел эшлим һәм бу вакыт эчендә беренче тапкыр физика кабинеты укучыларны БДИ һәм ТДИга әзерләү өчен кирәкле бик күп яңа җиһазлар белән тулыландырылды. Бу бик сөенечле. Цифрлы лаборатория – төп ярдәмчебез, ул яңа мөмкинлекләр ача һәм уку процессын бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрә. Без яңалыкларны тиз үзләштердек, бу эштә узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары безгә ярдәм итте, алар белән инструкцияләрне бергә өйрәндек һәм укудагы барлык яңалыклардан шунда ук файдалана башладык».

Педагогларның яңа җиһазларны һәм аларның мөмкинлекләрен укучылар белән бергә өйрәнүләре турында сөйләүләре беренче тапкыр гына түгел һәм бу сөендерә. Укучылар үзләре процесска җәлеп ителгән, яңа буын яңалыкларны һәм яңа мәгълүматны тизрәк үзләштерә.

Без килгәндә, физика кабинетында җиденче сыйныф укучылары механика буенча лаборатор эш белән мәшгуль иде.

Химия кабинетында да педагог Динур Заһретдинов җитәкчелегендә лаборатор эш бара иде. Динур Хатыйп улы кабинетның җиһазланышын күрсәтте, химия лабораториясенең яңа химик реактивлар белән ни дәрәҗәдә тулылануын билгеләп үтте, уку процессында яңа җиһазлардан файдалануы турында сөйләде. Динур Хатыйп улы химия укытучысы булып эшли, 32 елдан артык педагогик стажга ия. Ул яңа җиһазларның укучылар алдында яңа мөмкинлекләр ачуы, ә кабинетка ремонт ясау нәтиҗәсендә хәзер анда җылырак, яктырак һәм уңайлырак булуы хакында әйтте.

«Уку процессы хәзер кызыклырак һәм нәтиҗәлелеге югарырак. Әлбәттә, күп нәрсә укучыларның үзләреннән тора, ләкин яңа җиһазлар аларда тема белән кызыксыну уята», - диде Динур Хатыйп улы.

Ә мәктәпнең иркен коридорында шахмат почмагы барлыкка килгән. Укучылар бу интеллектуаль уенга өйрәнәләр, тәнәфесләрдә шахмат һәм шашка уйныйлар.

Физик культура укытучысы Исмәгыйль Нуруллин спорт залының җиһазланышын күрсәтте, биредә чаңгылар, тимераяклар бар, укучылар спорт белән актив шөгыльләнә, Олы Кариле урта мәктәбе укучылары һәм бу мәктәпне тәмамлаган яшьләр спорт ярышларында, бигрәк тә чаңгы ярышларында зур уңышларга ирешә. Моның дәлиле – күп санлы кубоклар һәм бүләкләнүләр.

Технология укытучысы Хәниф Сафин хезмәт кабинетын күрсәтте, анда бик күп җиһазлар урнаштырылган, металл станогы да бар, укучылар аларда эшли белә. Шунда гына металл йомычкалар һәм эшләнмәләрнең үрнәкләре тора, сыйныфта агачтан эшләнмәләр ясау буенча эшләр башкарыла, балалар төрле фигуралар кисәргә өйрәнәләр. Әлбәттә, Хәниф Баһрам улы аларны эскәмияләр, урындыклар ясарга да өйрәтә. Сыйныф бүлмәсендәге тәрәзә төпләрендә бик матур сыерчык оялары тора, аларның һәрберсе сәнгать әсәре, укучылар аларны үзләре бизәгән. Педагог махсус тартмада йомычкалар күп булганы өчен гафу үтенде, һәрвакытта да җыештырып өлгермәве турында әйтте.  Күренеп тора – хезмәт кабинетында эш гөрли.

Ә кызларны исә технология кабинетында педагог Нурисә Гайнуллина кул эшләренә өйрәтә. Сыйныфта тегү машиналары бар, стеллажларда бик күп төсле эшләнмәләр урын алган.

Мәктәптә белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган: якты һәм уңайлы заманча сыйныф бүлмәләре, кирәкле спорт инвентарьлары белән җиһазландырылган спорт залы, иркен ашханә, тәҗрибәле педагоглар. "Шулай да бер зур проблема бар – балалар саны бик аз. Мәктәптә барлыгы 42 укучы белем ала. Әлбәттә, үзгәрешләр һәм яңа мөмкинлекләр бик сөендерә, әмма укучылар саны елдан-ел кими бара», - дип борчуын белдерде мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев