Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгарифенә керткән өлеше бәяләп бетергесез

Әнисә Сафина укучыларга кырык дүрт ел рус теле һәм әдәбияты укыткан.

Саба районында туып-үскән Әнисә Сафина, педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1979 елда Олы Бортас урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә җибәрелә.

– Мин мәктәптә, ул ябылганчы, 28 ел эшләдем. Безгә ул вакытта, сезне беренчеләрдән булып япканга шатланыгыз, сез башка мәктәпләрдә эш таба аласыз, диделәр. Ләкин безгә беркем дә эш тәкъдим итмәде. Мин Иске Казиле мәктәбе директоры Халит Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттем һәм аның мине эшкә алганына бик шатмын, хәзер дә аңа рәхмәтлемен. Кайвакыт хәтта мәктәпне алыштыру хезмәт тормышымдагы иң яхшы вакыйга булган, дип уйлап куям. Мин төпле директор җитәкчелегендәге бик көчле коллективка килеп кердем. Мәктәп ул вакытта ук алдынгы иде, педагоглар һәм укучылар фәнни конференцияләрдә актив катнашалар, Мәскәүгә үз эшләрен якларга баралар иде.

Бу коллектив әгъзасы булгач, мин яңа баскычка күтәрелдем, бөтенләй башкача эшләргә мөмкин булуын белдем. Укучыларга гына түгел, миңа да кызык булды.

Бездә дә эшләр шактый күп, ләкин алар татар телендә иде. Мин аларны рус теленә тәрҗемә итеп җибәрә идем һәм без укучылар белән призлы урыннар яулый идек.

Кызым мәктәптә укыганда, без аның белән төбәкне өйрәнү буенча «Район авыллары топонимикасы» дигән зур эш әзерләдек, ул конкурста танылу алды. Соңрак мин әлеге тема буенча авторлык программасы язып, конкурска җибәрдем һәм республика буенча өченче урынны алдым. Хәзер барысына да ничек өлгердем икән дип уйлыйм. Балалар белән  Лобачевский, Каюм Насыйри конференцияләренә даими йөрдек, Болгарда туган якны өйрәнүчеләр форумында катнаштык һәм беренче урынны яуладык.

Әнисә Рәхмәтулла кызы 2022-2023 уку елы йомгаклары буенча туган татар телендә белем алган, рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшырган укучыны әзерләгән.

– Диана Зәйдуллина 5-11 сыйныфларда рус әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашты, Бөтенроссия этабында җиңүче булды, биш ел эчендә ул җиде призлы урын алды. Диананың филология юнәлешен сайлавына һәм югары уку йортыннан соң районга мәктәпкә эшкә кайтачагына мин бик шат.

9 һәм 11 сыйныфларны чыгаргач, быел Әнисә Сафина лаеклы ялга чыккан.

– Эшсез утыру авыр, мин салмак йорт эшләренә күнекмәгән. Актив эшчәнлек җитми. Әмма яшьләргә юл бирергә кирәк, алар безнең мәктәп традицияләрен лаеклы дәвам итәр дип уйлыйм, - ди ул.

– Әнисә Рәхмәтулла кызы педагогик эшен тәмамлады, әмма аның район мәгарифенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина. – Ул укытып кына калмыйча, үзе дә даими рәвештә яңа белемнәргә омтыла, аннан аларны укучыларына җиткерә торган чын укытучы.

Әнисә Рәхмәтулла кызы «Фән җилкәннәре» фестиваленең фәнни җитәкчесе сертификатына, «Бөтенроссия язу дәресен»ең иң яхшы методик эшләнмәсе өчен Рәхмәт хатына, Н.И. Лобачевский исемендәге укучыларның фәнни конференциясе призерларын әзерләгән өчен грамоталарга, В.И.Вернадский исемендәге Бөтенроссия яшүсмерләр укуларында катнашучыны әзерләгән өчен Рәхмәт хатына, «Фәнгә беренче адымнар», «Эрудит», рус әдәбияты буенча олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен дипломнарга һәм башка бик күп бүләкләргә ия, аларның барысын да газета мәкаләсенә сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

Әнисә Сафинаның ике кызы КФУның журналистика һәм филология факультетларын тәмамлаган. Кече кызы Энҗе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев