Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Очрашулар дәвамлы булыр

Олы Кариле һәм Кама Тамагы гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында күңелле очрашулар булды.

Шуларның беренчесе Олы Кариле мәктәбендә "Мәхәббәткә киртәләр юк" дигән чара иде. Кунакларны якты йөз, мул өстәлләр белән каршы алдылар.

Мәктәпнең актлар залында шәмнәр яктысында сәхнәгә алты пар чыкты һәм алар үзара тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты. Уен берничә этапта узды: сорауларга җавап бирү, мәхәббәт символын һәм һәйкәлен ясау, ярмалардан сүзләр язу һәм башкалар.

Уенны тамашачылар үзләре бәяләп барды һәм нәтиҗәләр экранда күренеп торды. Уен барышында тамашачыларның күңелен яулаган һәм күп тавыш җыйган пар булып Салават Әскәров һәм Гөлүсә Зыятдинова танылды.

Аннан соңгы очрашу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кама Тамагы татар мәктәбендә булды. Шулай ук укучылар чәй табыны артында яңалыклар белән уртаклашты. Бәйрәм иң гүзәл затларыбыз - кызлар катнашында иде. Ике мәктәпнең дә 9-11 сыйныф укучылары арасыннан иң сөйкемлеләре "Ягез, әле кызлар" уенында катнашты. Алар төрле конкурсларда көч сынашты: стаканнарга салынган сокларны бер йотып тәмен тану, татар халкының милли ризыкларын пешерү нечкәлекләре, төрле милләт биюләрен башкару.

Һәр кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уеннардан соң дискотекаларда укучылар рәхәтләнеп күңел ачты.

Укучылар һәм укытучылар өчен шундый очрашулар күбрәк булсын иде. Чараны оештырган РОО мөдире Илшат Гомәровка, мәктәп директорлары Илсур Кәримуллинга һәм Альберт Мифтаховка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына һәм сыйныф җитәкчеләренә, укучыларны юлда имин йөрткәннәре өчен хәмит галиуллин җитәкчелегендәге «Беркут» муниципаль унитар предприятиесе автобус шоферларына рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев