Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Онытылмас сәяхәт

30 июньнән 4 июльгә кадәр Россиянең "мәдәни башкаласы" Санкт-Петербург шәһәренә кызыклы экскурсия оештырылды. Бу турны Кама Тамагы профсоюз оешмасы оештырды һәм анда 21 кеше барды. Нива елгасы ярлары ял итәргә килүчеләрне күптән көтелгән кунаклар кебек, ә "Северная" кунакханәсе барлык уңайлыклары белән каршы алды. Төньяк Венеция, Санкт-Петербург шәһәре, чиксез илебез зурлыгы...

30 июньнән 4 июльгә кадәр Россиянең "мәдәни башкаласы" Санкт-Петербург шәһәренә кызыклы экскурсия оештырылды. Бу турны Кама Тамагы профсоюз оешмасы оештырды һәм анда 21 кеше барды.

Нива елгасы ярлары ял итәргә килүчеләрне күптән көтелгән кунаклар кебек, ә "Северная" кунакханәсе барлык уңайлыклары белән каршы алды. Төньяк Венеция, Санкт-Петербург шәһәре, чиксез илебез зурлыгы буенча икенче шәһәр, анда 5 млн.нан артык кеше яши. Бик аз шәһәрләр генә биредәге кебек күпсанлы истәлекле урыннар, музейлар, опера һәм драма театрлары, усадьба һәм сарайлар, парк һәм һәйкәлләр белән мактана ала. Питерның әдәби һәм музыкаль мирасы да бик зур- аның томанлы ярларында иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр һәм композиторлар саны шактый. Санкт-Петербург, Париж, Рим, Венеция белән бергә барлык тарихи үзәге патронажга алынган шәһәр буларак, ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Шулай ук монда 42 конфессия храмы да бар, аңа фарфор гөмбәзле мәчет, Европада бердәнбер булган будда монастыре да керә. Санкт-Петербург "күперләр шәһәре" дә әле. Алтмыш сигез елга, канал шәһәрне төрле юнәлешләрдә бүлә һәм аның территориясендә кырык ике уртау барлыкка китерелгән. Бүгенге көндә Петербург һәм аның янындагы шәһәрләрдә 580 күпер бар, шул исәптән 20се ачыла торган күпер. Без дә бу процессны үз күзебез белән күрдек. Санкт-Петербургтан соң ял итүчеләр Кронштадка 3 сәгатьлек экскурсиягә юл алды. Һәркем бу чарадан канәгать калды, Россия һәм Санкт-Петербург өчен тагын бер кат горурлык хисләре кичердек. Өч тәүлеккә 9 сәгатьтән кимрәк йокладык, барысын да күреп калырга омтылдык һәм күрдек. Татьяна Лукина. Кирельск. "Сокландыргыч Петербург" экскурсия программасы бик бай иде. Ксения Петербургская, Казан соборы, Петропавловск крепосте, "Аврора", Петр Беренче йортын карап шәһәр буенча экскурсиядә йөрдек. Эрмитажны карау бәхете дә эләкте, Ак төннәрне күрдек (төнге Петербургта өч сәгать йөрү онытылмас тәэсирләр калдырды) Гатчина, Патша авылы, Петергоф, төньяк башкаланың елга, каналларын карау - данлы тарих белән танышу өчен мөмкинлек бирде. -Юлда бер дә күңелсез булмады. Автобус шоферлары да, экскурсоводлар да, һава шартлары да бик яхшы булды. Татьяна Гращенкова. Кама Тамагы. -Бик күңелле сәяхәт! Күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алдык һәм күтәренке күңел белән кайттык. Анастасия Миңнегалиева, Зөлфия Харисова (Рудник мәктәбе). -Ул безнең өчен өч тәүлеккә сузылган төш кебек искиткеч, онытылмас.... Ирина Кузиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X