Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф – дәүләт нигезе буларак

Укытучыларның яңа уку елына мәгарифне үстерү стратегиясен билгеләгән август киңәшмәсе тәмамланды. - Бүген сүз мәктәпкәчә яшьтән алып һөнәр сайлауга кадәр өзлексез белем бирү системасы турында бара,- дип билгеләп үтте үзенең чыгышында РОО җитәкчесе Илшат Гомәров. - «Безнең яңа мәктәп» идеясе югары технологияле дөньяда конкуренциягә әзерләп, һәр укучының сәләтен ачыкларга ярдәм...

Укытучыларның яңа уку елына мәгарифне үстерү стратегиясен билгеләгән август киңәшмәсе тәмамланды.
- Бүген сүз мәктәпкәчә яшьтән алып һөнәр сайлауга кадәр өзлексез белем бирү системасы турында бара,- дип билгеләп үтте үзенең чыгышында РОО җитәкчесе Илшат Гомәров. - «Безнең яңа мәктәп» идеясе югары технологияле дөньяда конкуренциягә әзерләп, һәр укучының сәләтен ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Бүген төп бурыч - мәктәпкә белемле, иҗади укытучылар җәлеп итү. «Мәгариф» ПНП, «Мәгарифнең төбәк системаларын модернизацияләү» проекты һәм башка программалар нәкъ менә әлеге максатны эзәрлекли. Нәтиҗә буларак - мәктәп биналары реконструкцияләнә, оргтехника паркы яңартыла, укытучыларның хезмәт хакы арттырыла. Әмма әлеге фонда да быелгы җәйдә уку йортларына ремонтка кушылган «Мәктәбеңә ярдәм ит» акциясендә катнашучыларны сизми мөмкин түгел иде. Алар арасында предприятиеләр дә, аерым кешеләр дә бар.
Быелдан башлап барлык мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлары ФГОС буенча укытылачак. Бу эшне Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 сыйныфы дәвам итәчәк һәм Затон мәктәбенең 5 сыйныфы башлаячак. Моның өчен укыту-тәрбия эшләре буенча 11 директор урынбасары һәм барлык башлангыч сыйныф укытучылары яңадан әзерлек үтте. БДИ һәм ДЙА укытучылар эшенең төп күрсәткече булып тора. Быелгы күрсәткечләр укытучыларны да, укучыларны да сөендерде. Кечкенә, әмма тотрыклы үсеш күзәтелә.
РОО җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева үзенең чыгышын укучыларны тәрбияләү потенциалын камилләштерү мәсьәләсенә багышлады.
Быел ике укытучыбыз - Анастасия Мингалиева һәм Елена бабаева Алабугада укытучыларның халыкара фестивалендә булды. Аның эшендә ФРГ, Испания, Сингапур, Төркия, Мәскәү белгечләре катнашты. Анастасия Николаевна укытучылар форумында алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин укытучылар игътибарын ДТП кисәтү буенча укучылар белән эшләүгә юнәлдерде.
Конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының бүлек җитәкчесе Лилия Әмирова һәм КФУның Идел буе квалификацияне күтәрү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов катнашты. Лилия Сәлимҗан кызы район мәгариф системасы үсешендәге плюслар һәм минусларны билгеләп үтте. Имтиханнар тапшырганда закон бозуга юл куймаган җиде район арасында булуыбыз шатландырды. БДДның Яшел Үзән филиалы директоры Зөлфия Шакирова укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады, беренче сыйныфлар һәм «Кояшкай» балалар бакчасы өчен бүләкләр тапшырды.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев конференция эшенә йомгак ясады. «безнең алга һәр көн яңа бурычлар килеп баса. Әмма без үсеп килүче буынны белемле белгечләр итеп кенә түгел, ә тәрбияле кешеләр итеп тә үстерергә кирәклеген онытмаска тиеш. Моны укытучылар һәм ата-аналар үзебездән башлыйк». Зөфәр Галимуллович укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм министрлык вәкилләре белән берлектә укытучыларга грамотлар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев