Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Казиле мәктәбендә очрашу

Туган тел һәм әдәбият укытучылары район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы бөек Тукаебыз айлыгының соңгы атнасында Иске Казиле урта мәктәбендә узды.

Безне капка төбеннән үк мәктәп директоры Илшат Мөдәрис улы Гыймранов каршы алды. Ишегалдында, гадәттәгечә, күз явын алырдай чисталык, төзеклек. Декоратив агачларның ниндие генә юк! Хәтта үзләренең умарталыклары да бар икән.

Мәктәпкә килеп керү белән, Тукай чоры атмосферасына чумасың.   

Фойе түрендә мәктәп тормышына караган мәгълүматлар урын алган.  Урталыкта – зур экран: укучылар шагыйрь әсәрләрен башкаралар. Арырак – Тукай фотозонасы. Бүгенге чарага килгән кунаклар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирәләр һәм, татар халкы гадәтенчә, кунакчыл пешекчеләр әзерләгән табын артында әңгәмә корып алганнан соң, залга узалар.

Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары Мәдинә Салих кызы Сафина, Гөлшат Хәбир кызы Садриева, Ләйлә Мидхәт кызы Гыймранова, Роза Әмир кызы Латыйпова җитәкчелегендәге укучылар шагыйрь әсәрләреннән төзелгән “Габдулла Тукай геройлары белән очрашу” тамашасы белән башлап җибәрде. Балалар үзләрен бик иркен тота, күренеп тора: мондый чыгышлар –мәктәптә гадәти хәл.

Алга таба – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Галимулла кызы Гарәфиева 5 сыйныф укучылары белән “Җөмләнең баш кисәкләре” темасына ачык дәрес күрсәтте. Укытучы аны шулай итеп оештырды ки, 45 минут сизелми дә үтеп китте. Укучылар, төркемнәргә бүленеп, кәрзиндәге шарларда язылган сүзләрдән җөмләләр төзеп, башваткычлар чишеп, мәкальләр укып, җөмләнең баш кисәкләре буларак ия белән хәбәрнең ролен, белдерелүен, төрләрен билгеләде. Ял вакытында, туган көннәренә карап, ел фасылларын белдергән рәсемнәр буенча дүрт төркемгә бүленеп, җөмләләр төзеде, баш кисәкләрен аерып алды. Дәреснең һәр этабында үзләренә үзләре билге дә куеп барды. Без, бигрәк тә рус мохитендәге мәктәпләрдә эшләп, туган телебезгә сусаган мөгаллимәләребез, укучыларның матур итеп катлаулы җөмләләр төзүләренә, укытучының биремнәрен дөрес итеп җиренә җиткереп башкара белүләренә сокланып утырдык. 

Тирән канәгатьләнү хисләре белән яңадан актлар залына юл тоттык. Анда безне онытылмаслык очрашу: башлангыч сыйныф, туган тел укытучылары, Гөлназ Габбасова, Лилия Яруллина, Гөлзидә Булатова, Кадрия Гарәфиева, Рәмзия Хәйруллина җитәкчелегендәге сыйныфлар укучылары башкаруында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган “Милли хәзинә” дип аталган музыкаль тамаша көтә иде. Кичәдәге Каз өмәсе, Орчык бәйрәме дә, Аулак өй кебек борынгы йолаларыбыз күренешләренә, ялгыз, парлы, дүртле, сигезле, кара-каршы биюләренә мөкиббән китеп, онытылып баручы халкыбыз көйләренә кушылып җырлап, ял итеп утырдык. (Эх, мин әйтәм, районның башка укытучыларына да күрсәтергә иде бу чараны!)

Мәктәптәге 74 бала 10 авылдан килеп укый. Һәрберсе сәхнәдә чыгыш ясады. Аларны, чарага әзерләү өчен ничек җыеп, һәркайсына шулкадәр кием, түбәтәй, калфак, читек каян алып бетергәннәр? Искиткеч!

Сәяхәтебезнең соңгы этабы – мәктәп музее. Ул ике бүлмәне биләп тора. Монда халкыбыз элек-электән кулланган эш кораллары да, көнкүреш әйберләре, киемнәре, бизәнү әйберләре дә бар. Авыл мәктәбендә төрле елларда укыган сыйныфлар, шушы мәктәпне тәмамлаган һәм зур уңышларга ирешкән шәхесләрнең сурәтләре дә урын алган. Иң шаккатырганы – салам, такта түбәле йортлар, ашлык төялгән олаулар төшерелгән уникаль фотосурәтләр. Шунысы да игътибарга лаек: укучылар үз музейлары экспонатларын әйбәт беләләр, кызыксынучылар биргән сорауларга теләп, тулы итеп җавап бирәләр.

Очрашуыбыз ахырында Кадрия Галимулла кызы гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек бар көчен, тырышлыгын балаларны тәрбияләү кебек изге эшкә багышлаган Халит абый Гыйлметдиновның: “Мәктәпне саклагыз!” - дип әйтеп калдырган васыятен үтәргә тырышып эшләүләрен ассызыклады. Тырышлыкларының нәтиҗәсе – күз алдында. Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, укучылар, бердәм булып, аңлашып эшләгәндә генә, шундый зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Безгә бүгенгедәй онытылмаслык бәйрәм оештырганнары өчен хезмәттәшләрем исеменнән аларның барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калам!

Раушания Хәйруллина, Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев