Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш кичәсе

Затон мәктәбен тәмамлаучы - 14 укучыны һәм аларның сыйныф җитәкесе - югары квалификация категорияле укытучы Фирдәвес Дәминованы тантанага матур итеп бизәлгән зал һәм мул табын каршы алды. Аларга аттестатны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев үзе тапшырды. Укучыларны котлап, ул Затон урта мәктәбенең районда алдынгылар сафында булуын билгеләде.Соңгы кыңгырау бәйрәмендә алты чыгарылыш...

Затон мәктәбен тәмамлаучы - 14 укучыны һәм аларның сыйныф җитәкесе - югары квалификация категорияле укытучы Фирдәвес Дәминованы тантанага матур итеп бизәлгән зал һәм мул табын каршы алды.

Аларга аттестатны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев үзе тапшырды. Укучыларны котлап, ул Затон урта мәктәбенең районда алдынгылар сафында булуын билгеләде.Соңгы кыңгырау бәйрәмендә алты чыгарылыш район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.Ә бүген мәктәп директоры аңа "Талантлы педагог һәм укучыларны хуплаганы өчен" дигән Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатын тапшырды.Чыгарылышларны тәбрикләргә җирлек башлыгы Елена Соороковнина да килгән иде. Ә сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясаганда алар күз яшьләрен тыя алмады.Тантана укучылар үзләре төшергән фильм күрсәтү белән тәмамланды. Алар җылы котлаулары өчен район башлыгына рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев