Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар күңелле ял иттеләр

Затон урта мәктәбе балалары җәйнең беренче аен актив һәм күңелле үткәрде.

Мәктәп яны лагерендә аларны һәр көн яңа сюрпризлар, конкурслар, ярышлар, уеннар көтеп торды, балалар кул эшләре белән дә шөгыльләнде, бәйрәмнәр оештырдылар, экскурсияләргә йөрделәр.

Укучылар яраткан мәктәпләренә хәтта җәй көне дә бик теләп йөрде! Ә барысы да педагогларның һәм вожатыйларның зур эшчәнлеге нәтиҗәсендә. Лагерьга башлангыч сыйныф укучыларының күбесе йөрде, вожатый ролен өлкәнрәк укучылар башкарды.

100 бала бу айны сәламәтлек һәм үсеш өчен бик яхшы һәм файдалы итеп үткәрде, инде нәтиҗәләр дә ясарга була.

Смена башланыр алдыннан без лагерь директоры Светлана Сергеева белән сөйләшкән идек.

Светлана Сергеевна эшчәнлекне оештыру планнары белән уртаклашты: «Көтеп алган җәй җитте, мәктәбебез ишекләре укучылар белән очрашу өчен янә ачык. Балалар өчен көндезге «Волна» сәламәтләндерү лагеры оештырылды. Быел безнең лагерьга 100 бала киләчәк. Сменаның темасы «Җәй тирәли 21 көндә». Җәйге сәламәтләндерү мәйданчыгы программасын гамәлгә ашыруда мәктәп укытучыларының педагогик коллективы эшли. Смена дәвамында балалар төрле вакыйгалар калейдоскобына җәлеп ителәчәк. Һәр икенче көн алдагы көнгә охшамаячак, күңелле тәэсирләр, кызыклы кешеләр белән аралашу һәм очрашулар белән тулы булыр. Һәр бала өчен лагерь үз ягы белән ачылачак: кемдер яңа дуслар табар, кемдер үзендә яңа иҗади сәләт ачар, кемдер бу эшнең кызыклы булуын белер, ә кемдер җиңелүләргә борчылмаска өйрәнер. Укытучылар бик тә балаларны гаҗәпләндерергә һәм сөендерергә тели. Мәдәниятне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгын, наркоманиягә каршы көрәшне өйрәнүгә дә зур игътибар биреләчәк. Балага психологик ярдәм күрсәтүгә, бердәмлеккә һәм уңай сыйфатларны күрсәтүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәреләчәк.

Әлбәттә, сәламәтлекне спорттан башка ныгытып булмый. Безнең балалар  физкультура укытучылары оештырган күңел ачу-спорт чараларында актив катнашачак. Балалар өчен ике тапкыр туклану оештырылган. Көн саен саф һавада зарядка ясау һәм биюләр үткәрелә.

Смена тәмамлангач, Затон мәктәп яны лагеренда җәйге ялны оештыручылар бу зур планнарын тормышка ашыруга ирештеләр дип ышанычлы итеп әйтергә була.

Барлык күңелле мизгелләрне, танып белү очрашуларын, уеннарны Затон мәктәбенең «Вконтакте» челтәрендәге төркемендә күрергә мөмкин, анда фото- һәм видеорепортажлар даими рәвештә урнаштырылып барды.

5 июнь көнне тантаналы рәвештә мәктәп яны «Волна» җәйге лагере ачыла. Иртәдән үк мәктәп территориясендә музыка яңгырады, тирә-як балаларның шат көлү авазларына күмелде һәм күңелле лагерь тормышы башланып китте. План буенча, беренче көнне балалар сменаны ачуга әзерләнде. Тәрбиячеләр белән бергә алар отряд атамаларын, девизларны уйлап таптылар, отряд почмакларын бизәделәрр, ә тәрбиячеләр инструктажлар үткәрде.

Балаларга белем бирү турында да онытмадылар: сменаның беренче көннәрендә А.С. Пушкин иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе оештырылды, бөек рус шагыйренең әкиятләрен белү буенча конкурслар, Затон поселок китапханәсе белән берлектә төрле кызыклы һәм танып белү чаралары уздырылды.

Биредә мөһим экологик бәйрәмне – Бөтендөнья океаннар көнен дә билгеләп үттеләр. Бу көнне лагерьда «Диңгез һәм океан дулкыннары буйлап» дип аталган күңел ачу программасы уздырылды. Балалар барлык мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, диңгездә яшәүче җәнлекләр турында табышмакларның җавапларын таптылар, хәтта аквариум да ясадылар.

12 июньдә илдә Россия көне билгеләп үтелде, рәсми ял көненә карамастан, мәктәп яны лагеры эшләде, ә балалар дәүләт символлары, Россия гербы һәм флагының барлыкка килү тарихы, флаг төсләренең әһәмияте турында мәгълүмат алды. Ә 22 июньдә балалар һәм педагоглар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» һәм «Өйдәге Хәтер шәме» акцияләрендә катнаштылар.

Каникул көннәрендә мәктәп яны лагерына район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дмитрий Россиев балалар белән «Нәрсә ул коррупция?» дигән темага әңгәмә үткәрде.

20 июньдә мәктәп яны лагеренда «Лагерь туташы һәм әфәндесе-2023» дигән матур чара узды. «Лагерь туташы» һәм «Лагерь әфәндесе» титуллары өчен 6 сөйкемле кыз һәм 6 тәкәллефле малай көч сынашты. Балалар конкурслары һәрвакыт иҗади һәм  җылы атмосферада уза һәм бу бәйге дә искәрмә түгел иде. Сәхнәгә чыккан барлык катнашучыларның да  күзләрендә очкын иде, алар подиум буйлап горурланып атлады һәм үз талантларын күрсәтте. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик җиңел булмады. Барлык катнашучылар да бүләккә лаек булды, бәйрәм бөтенесенә дә искиткеч яхшы кәеф бүләк итте.

Кызыклы программа белән балалар янына кунакка “Челтәрле компания” хезмәткәрләре килде. Алар электр куркынычсызлыгы турында сөйләде, электрик эшендә кирәкле булган әйберләрне күрсәттеләр. «Күңелле стартлар» үткәрделәр һәм балаларга кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәп яны лагеренда Балалар Сабан туе да оештырылды. Балалар капчык киеп йөгерү, ат чабышы һәм башка күңелле уеннарда катнашты, лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Бу искиткеч бәйрәм аларга күп шатлык китерде һәм  уңай энергия белән тулыландырды.

Тәрбиячеләр даими рәвештә куркынычсызлык турында мәгълүмати әңгәмәләр үткәрде, балаларга сәламәтлекләрен саклап калу өчен юлда, су буйларында, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шәхси гигиена кагыйдәләре, дөрес туклану турында искә төшерделәр. МЧС хезмәткәрләре дә килеп, балалар белән аралашты һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.

Ә сменаның соңгы шимбәсендә укучылар өчен педагоглар Тәтеш шәһәренә сәфәр оештырдылар. Балалар өчен музейга мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр, кинотеатрда мультфильм карадылар һәм өйләренә бик канәгать кайттылар, алган тәэсирләре турында якыннарына сөйләделәр.

Лагерьда эш турында да онытмадылар. Башлангыч сыйныф укучылары актив ял итсә, югары сыйныф укучылары бу көннәрдә бердәм эшләде –  5 июньдә «Росток» хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Беренче көннәрдән үк укучылар түтәлләр казыды, чәчәкләр утыртты, аларга сулар сипте. Уңыш турында да кайгырттылар. Физик хезмәттән соң, балалар спорт чараларында катнаштылар.

Педагоглар фикеренчә, җәйге хезмәт лагере – яшүсмерләр арасында популяр булмаган кул хезмәтенә балаларның мөнәсәбәтләрен үзгәрткән, өстәвенә яшьтәшләре белән аралашудан бик күп уңай тәэсирләр алганнар. Чөнки күптән билгеле булганча, балалар коллектив белән булганда, һәр эшне дә кызыксынып һәм теләп башкара.

Балалар һәм ата-аналар мәктәпкә бер дигән лагерь өчен рәхмәтле, күп кенә укучылар киләсе елда да мәктәп яны лагерына рәхәтләнеп йөриячәкләре турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев