Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Затонлылар Җиңүнең 80 еллыгына багышланган яңа театр сезонын ачты

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее якынлашу уңаеннан Наталья Никифорова җитәкчелегендәге «Вообрази» театр коллективы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына эшелоннары фашистлар тарафыннан бомбага тотылган балалар йортында тәрбияләнүче һәм немецлар оккупацияләгән территориядә яшәргә мәҗбүр булган балалар турында «Подранки» спектаклен тәкъдим итте.

– Балалар белән эшләү җиңел түгел, ләкин бик кызыклы, - ди спектакльнең режиссер-куючысы, ул педагогик эшчәнлеген Столяров исемендәге мәдәният йортында методист эше белән бергә алып бара. - Мәктәптән чыгып, көч-хәл белән театрдагы балаларым янына чираттагы репетициягә барганда, үз-үзем белән әкрен генә әңгәмә алып барам: «Хәлем дә юк инде, тагын ике сәгатькә ничек түзәргә...» Ләкин балалар шундый көчле энергия бүләк итәләр ки, мин ике сәгать түгел, дүрт сәгать тә сикерә алам...

Театр студиясе тәкъдим иткән яңа спектакльнең төп геройлары  – сугыш чоры балалары – канатлары каерылган кошчыклар. Ульяна Шушунова, Нозанин Улджабоева, Ульяна Эскаева, Эрика Буренкова, Адель Дәүләтшин, Тимур Заһидуллин, Арина Хәлиуллина, Алиса Морева, Милана Мхоян, Анна Пономарева, Анна Шкалова һәм Лиза Маямсина, геройлары дучар булган коточкыч хәлгә карамастан, әти-әнисез калган малайлар һәм кызларны бик тәэсирле һәм ихлас итеп сурәтләделәр. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр, җылыну өчен бииләр, ипи валчыклары белән уртаклашалар, балачакларын сугыш тартып алса да, барыбер бирешмиләр, чөнки Җиңү киләсенә һәм яралы канатларын җәеп җибәрә алачакларына ышаналар. Амилия Гомәрова, яшь булуына карамастан, балалар йорты директоры белән бергә өстенә зур йөк алып, авырлыклар кичергән һәм балалар белән җиңүне көткән тәрбияче Ольга Петровнаны ышанырлык итеп тасвирлады.

– Миңа балалар белән бу спектакльне әзерләү процессы бик ошады, - дип сүзен дәвам итте Наталья Алексеевна. - Әлеге тема аларның сәхнә тәҗрибәсендә яңалык булды. Миңа баланың репетициядән репетициягә үзгәрә һәм ачыла баруын күзәтү ошый. Мөгаен, шуның өчен балалар белән эшләргә кирәктер дә. Гыйнвар аенда безнең тагын бер премьерабыз булды һәм арада бер кызга роль авыр бирелде. Күңелемнән мин аңа юкка бу рольне биргәнемне аңладым, ләкин чигенергә вакыт юк иде инде. Һәм менә спектакль куярга санаулы гына көннәр калганда, кызның барысы да яхшы килеп чыга башлады. Шулай булгач, сәхнә, һичшиксез, могҗизалар була торган урын ул! 

Әңгәмәдәшем үзе белән 90 нчы еллар уртасында булган вакыйга турында сөйләде, ул чакта аңа Җиңүнең 50 еллыгына багышланган концертны алып баруны ышанып тапшыралар. Педагогы Людмила Жаркова ул вакытта Натальядан алып баручы роле килеп чыкмавын аңлый, ләкин чигенергә  инде соң булганлыктан, алар сабыр гына репетицияләрен дәвам итәләр. Кыз репетицияләрдән соң, чыгышы уңышлы булмас дип борчылып елый. Шуңа да карамастан, чара уңышлы уза, ә укытучы, сокланып, аңа: «Сәхнә сине үзгәртте», - дип әйтә. Һәм язмабыз герое моны, иҗатының төп сере буларак, инде 12 еллык режиссерлык эшчәнлеге дәвамында хәтерендә йөртә.

Сәхнәдә Дмитрий Ханжинны күрүебез дә беренче ел гына түгел, бу юлы да ул төп рольдә иде. Аның башкаруындагы балалар йорты директоры балалар турында кайгыртырга тырыша – аларны ашатырга, киендерергә, җылытырга кирәк – ә илдә сугыш бара, суык һәм ачлык урап алган. Дмитрий заманында Затон урта мәктәбен тәмамлаган, анда укыганда, шулай ук «Вообрази» балалар театр студиясендә шөгыльләнгән. Автотранспорт техникумын тәмамлагач, тиешенчә яңадан әзерлек үтеп, туган мәктәбендә физика укытучысы һәм педагог-оештыручы булып эшли. Шул ук вакытта Дмитрий сәхнә турында да онытмый һәм, һәрвакыт истә калырлык образлар белән якташларын сөендерә.

Спектакльдә Мария Степановнаның барлыкка килүе сюжетка искиткеч өстәмә булды, өч баласы булу өстенә ул яһүд кызын да үзенә ала, моның өчен немецларның үзен атарга мөмкин булуын аңласа да, ул кызны язмыш кочагына ташламый. Бу рольне Куйбышев Затонында яшәүче Татьяна Тарасова бик табигый башкарды. Ә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Шибалина кечкенә генә, ләкин истә калырлык эпизодта балалар йортында тәрбияләнүче улын һәм аның дустын да алырга килгән ананы уйнады – бу бик дулкынландыргыч килеп чыкты һәм тамашачыларның (өлкәннәрнең дә, балаларның да) күзләренә яшьләр китерде. 

Ә Наталья Никифорова, һәрвакыттагыча, режиссер гына түгел, рольләрнең берсен башкаручы да. Аның партизан Федоровасы балалар йортларын азык-төлек белән тәэмин итә, бу эштә аңа Данил Буренков башкаруындагы староста булыша.

– Данил безгә бик нык ярдәм итте – хастаханәгә эләккән яшь артистны алыштырды, - диде әңгәмәдәшем.-Шулай ук алыштыргысыз ярдәмчеләрем Дмитрий Ханжин, Татьяна Тарасова һәм Елена Шибалинага зур рәхмәтемне белдерәм, алар һәрвакыт сәхнәгә чыгарга әзер һәм репетицияләргә вакыт табалар. 

Театр коллективының төп составы исә 4 һәм 5 сыйныф укучыларыннан тора. 

– Алар барлыгы 13 бала, бөтенесе дә холыклары һәм темпераментлары буенча төрле, - ди Наталья Алексеевна. - Балаларның бер генә кимчелеге бар – кызганыч, алар бик тиз үсәләр! Һәм, әлбәттә, театр көчсезләр өчен түгел. Көчле балалар гына мәктәптән соң тагын 2-3 сәгатьлек эшкә чыдый ала. Репетицияләрнең мөһимлеген аңлаган әти-әниләргә дә рәхмәт, бәлки, алар артымда сукраналардыр да. Араларында ярдәмчеләребез дә бар. Мәсәлән, Валентина Пономарева костюмнар әзерләүдә, реквизитлар ясауда һәрвакыт ярдәм итә. Без балалар белән әти-әниләрнең дә спектакльләребездә катнашуларына каршы түгел…

Спектакль программасында болай дип язылган: «Замананы сайлап алмыйлар, дигән гыйбарә бар. Кемгәдер пионер лагерьлары булган балачак туры килгән, кемгәдер – уен приставкалары һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлар булганы, ә менә 1930 нчы елларда туганнар буынына якыннарын, дусларын һәм балачакларын тартып алган рәхимсез һәм коточкыч сугыш туры килгән...» 

Әмма, безнең заманда да дәвам иткән сугышларның коточкычлыгына карамастан, спектакль оптимистик нотада тәмамланды – «Ватаным минем» дип җырлады тамашачыларның алкышлары астында яшь артистлар һәм бу мизгелләрдә алар, һичшиксез, җырдагыча зур тату гаилә иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев