Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннар сынатмады, афәрин!

24 июньдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты концерты булды. Чараны "Россия ветераннары" Бөтенроссия партиясе оештырды. "Безнең районда илебездә абруйлы партиянең ячейкасы беренчеләрдән булып оешты. Бүген бездә 122 әгъза - төрле торак пунктлардан абруйлы танылган кешеләр бар",- ди партиянең район бүлекчәсе рәисе Илдус Зиннәтуллин. Бу көнне шуларның кайберләре...

24 июньдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты концерты булды.

Чараны "Россия ветераннары" Бөтенроссия партиясе оештырды. "Безнең районда илебездә абруйлы партиянең ячейкасы беренчеләрдән булып оешты. Бүген бездә 122 әгъза - төрле торак пунктлардан абруйлы танылган кешеләр бар",- ди партиянең район бүлекчәсе рәисе Илдус Зиннәтуллин.

Бу көнне шуларның кайберләре "Россия ветераннары" Бөтенроссия партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Альберт Бикмуллин кулыннан партия билетлары алды. Нигездә өлкән яшьтәге кешеләр утырган тулы зал алдында чыгыш ясап, Альберт Лотфулла улы агымдагы елның сентябрендә республика Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупларга өндәде.

Казан дәүләт консерваториясе профессорлары һәм доцентлары, дәүләт премияләре лауреатлары, Татарстанның атказанган артистлары Марат Зарипов, Камил Монасыйппов, Альберт Әсәдуллин башкаруындагы классик музыканы тамашачылар бик яратып карады, ул музыка сөючеләр өчен чын бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев