Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзләренә дә, кешеләргә дә шатлык бүләк итәләр

Варварино клубында пансионатта яшәүче ялгыз хатын-кызлар турында спектакль премьерасы күрсәтелде.

Варвариноның «Родной уголок» театр коллективы «Идел-Йорт» конкурсына «Старость у порога» спектаклен тәкъдим итте.

Сәхнәдә өченче ел бергә

Элек чираттагы спектакль өчен сценарийны, районның күп кенә коллективлары кебек, китапханәдә яки интернетта эзләгән булсалар, бу юлы пьесаны Варваринода яшәүче мәдәният йорты мөдире Юлия Гундорова язган. 

– Бу спектакльдә без язмыш кушуы белән пансионатка килеп эләккән ялгыз хатын-кызлар тарихы турында сөйлибез, - диде Юлия Евгеньевна. - Аларга гомерләрен дәүләт учреждениесендә үткәрергә язган. Кайчандыр яшь булганнар, эшләгәннәр, гаиләләр корганнар һәм балалар үстергәннәр, әмма шулай килеп чыккан ки – олыгайган көннәрендә ялгыз калганнар. Интернатта һәм бер палатада яшәп, алар дуслашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр, яшьлекләрен искә төшерәләр, җырлыйлар, гәп коралар…

Бу – Варварино коллективы куйган өченче спектакль, әлеге коллективның катлаулы язмышка ия булган гади авыл хатын-кызлары турындагы вакыйгалар белән тамашачыларны сөендерүе инде беренче ел гына түгел, аларның бер генә спектакле дә җырдан башка үтми. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки әлеге үзешчән артистлар – «Варварушки» вокаль ансамбле әгъзалары, аларның җырларын туган авылларында гына түгел, районда да беләләр һәм яратып тыңлыйлар.

Алдынгы сыер савучы һәм күп балалы ана 

– Мине Мордюкова диләр,-дип елмая гитарада уйнарга яратучы, боегу белмәс, көр күңелле пенсионер хатын ролен башкарган Татьяна Новикова. Ул җырлап җибәрсә, халыкның яраткан артисткасы искә төшә. Калган үзешчән артистларны да халыкныкы дип атарга була, алар башкаруындагы ялгыз хатыннарны язмыш бер урында – интернатта туплаган: кайсы шигырь яза, кайсы бәйли, кемдер җырлый, кемдер тик ята... 

Юлия Гундорова пьесасында һәр артистка билгеле бер холык үзенчәлегенә ия булган роль бирелгән: мәсәлән, Татьяна Новикова герое турында сценарийда «эшчән һәм юмор хисле, җырларга һәм «бераз тотып куярга» ярата» дип язылган. Элек Татьяна Геннадьевна алдынгы сыер савучы булган, үзенең авыр хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, алдынгы хезмәтчән буларак, Сабан туйларында бүләкләнгән. Инде 6 оныгы үсеп килә, ә аның белән бергә сәхнәдә кызы Татьяна Молочкова да уйнады, ул кайгыртучан һәм сөйләшүчән бала караучы ролен башкарды. Татьяна – күп балалы әни, өч бала үстерә, шулай да репетицияләргә вакыт таба һәм рәхәтләнеп спектакльләрдә катнаша.

Математика һәм мәдәният  

Ирина Медведева, «иҗатка сәләтле яше билгесез булган хатын-кыз» ролен башкарды. Элек клубка җитәкчелек иткән, өч бала үстергән, инде оныклары гына түгел, ике оныкчыгы да үсеп килә.     Наталия Игнатовага исә «хисчән булмаган, юмор хиссез» хатын-кыз роле эләккән, ул аны шулай итеп уйнады да. 

Наталия Викторовна тумышы белән Казаннан, әмма язмыш аны Варварино егете белән кавыштырган, һәм шул рәвешле ул авылга кайтып урнашкан. 

– Ул чакта катлаулы вакытлар – 90 нчы еллар иде, әни дә авылда яшәве җиңелрәк – тырышып эшләсәң, авыл тамагыңны туендырыр диде, - дип искә ала Наталия Викторовна. - 20 елдан артык Варварино мәктәбендә математика фәнен укыттым, мәктәп ябылгач, Тәмте мәктәбенә күчтем. Заманында шәһәрдә калмавыма беркайчан да үкенгәнем булмады.
Күптән түгел ул авыл клубына җитәкчелек итә башлаган – декрет ялына киткән Юлия Гундорованы алыштырган һәм нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда әлеге һәвәскәр коллектив барлыкка килгән дә.

Гаилә белән сәхнәдә

Галина Гундорова «тормыш дәрте булмаган, күпчелек вакытын ятып үткәрүче» хатын-кыз ролен башкарды. Ул Варваринода туып үскән, элек клуб, склад, ферма мөдире булган, почтага җитәкчелек иткән. Хәзер лаеклы ялда, алты оныгы бар, әмма иҗат сөюче кеше беркайчан да эшсез утырмый. Галина Николаевнаның ыргак белән бәйләгән матур кактуслары чын кактусларга бик охшаган һәм, үз куллары белән ясаган башка эшләнмәләре кебек үк, соклану уята. Ә пьеса авторы һәм рольләрнең берсен башкарган Юлия Гундорова белән аларны туганлык җепләре бәйли: Юлия Евгеньевна – аның килене.

Ул Тәмтедә туып үскән һәм кияүгә чыкканнан бирле Варваринода яши,  2017 елда авыл мәдәният йорты мөдире итеп билгеләнгән.Эшләү дәверендә Казан мәдәният институтын тәмамлаган.  

Ә бу пьеса Юлиянең сәхнә әсәре язудагы беренче тәҗрибәсе һәм аның әлеге иҗат җимеше бик уңышлы килеп чыккан. Пролог өлеше һәм  автор тарафыннан китаплардан һәм интернеттан сайлап алынган тормыш, хатын-кыз язмышы, гомер көзе турындагы күңел кылларын тибрәндергән җырлар һәм шигырьләр, музыкаль бизәлеш кебек үк, спектакльне бик яхшы тулыландырды. 

Шул ук вакытта Юлия өч бала әнисе дә. Олы кызы 9 сыйныфта укый, кечесенә нибары 3 яшь. Спектакльдә аның 6 сыйныфта укучы кызы Даша да уйнады. Әнә шулай итеп Гундоровалар гаилә белән сәхнәдә…

Оста куллар сере 

– Пьеса бик актуаль, һәм сез аны уйнап кына калмадыгыз – сәхнәдә тулы бер гомер кичердегез,- дип мөрәҗәгать итте спектакльдә катнашучыларга «Идел-Йорт» конкурс-фестиваленең жюри әгъзасы Татьяна Гращенкова. - Без, тамашачылар, сезнең белән бергә борчылдык та, шатландык та, еладык та, көлдек тә – барысы да гади, гаиләдәгечә булды һәм бу бик кадерле…

Чыннан да, биредә өйдәгечә җылы һәм уңайлы, һәм бу Людмила Новикова ясаган декорацияләр куелган сәхнәдә генә түгел. Фойеда һәм сәхнә алдында –  “варварушкалар” ясаган искиткеч кул эшләре, ә иҗади эшләр янәшәсендә “Оста куллы кеше башкаларга да, үзенә дә шатлык бүләк итә” дип язылган. Варварино осталарының сере әнә шунда…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев