Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уртак бәла берләштергән

Кирельский мәдәният йорты сәхнәсендә Ася Котлярның «Әниләр» пьесасы тәкъдим ителде, аның сюжеты моңарчы булган һәм хәзер дә дәвам иткән фаҗигале вакыйгалар турында.

Бер ел элек булган кебек үк, Кирельский мәдәният йортының театр коллективы сәхнәгә кую өчен Ася Котлярның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң авыр һәм бәхәсле мизгелләрен чагылдырган пьесасын сайлаган.

– Башта без бөтенләй башка пьеса буенча репетицияләр оештырдык, - ди мәдәният йорты мөдире Оксана Забродина. – Ләкин нәрсәдер барып чыкмады һәм шул вакытта интернетта очраклы рәвештә өч хатын-кыз турындагы спектакльгә тап булдык, аның авторы янә Ася Котляр булып чыкты…

Бу пьеса авыр шартларда да яшәргә тырышу һәм кеше булып калу турында. Өч дус хатын бомбалар шартлаган вакытта иске базда утыралар, болар – украин милләтеннән Оксана, рус хатыны Наталья һәм яһүд Соня. Фронтның төрле тарафында сугышучы уллары өчен өзгәләнү һәм курку, баласына карата ана мәхәббәте һәм хатын-кызларны балачактан ук бәйләүче дуслык хисләре – тозланган ризык һәм кайнатма банкалары тулган әлеге базда болар барысы бергә буталган, япкан банкалар гына кайчандыр дус хатыннар яшәгән тыныч тормыш турында искә төшереп тора.

Тамашачы туп ядрәләренең чираттагы гөрелтесеннән сискәнеп китә, Оксана, Наталья һәм Соня идәнгә авалар, ә аннары, бомба тавышы басыла төшкәч, торып өсләрен кагалар. Һәм шунысы гаҗәп, бу вакытта подвал тузаны сәхнә буйлап тарала кебек тоела, - болар барысы да шулкадәр чынбарлыктагыча һәм куркыныч, дус кызларның берсе баздан чыгып, озак вакытка югалгач, героиняларның куркуга төшүе аңлашыла...

Һәрвакыттагыча, бу артистлар өчлегенең оста уены залны көлдерде дә, күздән яшьләр дә китерде, ә сәхнәдә кичергән хис-кичерешләр тамашачыларга тапшырылды, алар нинди милләттән булуга карамастан, балалары өчен барлык аналарның да җаны бертөрле авыртканын яхшы аңлыйлар иде. Клуб мөдире Оксана Забродина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина Софьина һәм китапханәче Елена Благодерева сәхнәдә шулкадәр оста итеп рольгә керделәр, аларны геройлары образларыннан аеру авыр иде - алар бәхәсләшәләр һәм шаярталар, елыйлар һәм көләләр, куркалар һәм борчылалар, ә янәшәдә генә сугыш бара...

– Минем өчен украин сөйләмен өйрәнү авыр булды, - дип, Оксана Забродина үзенең адашы роле өстендә эшләү үзенчәлекләре белән уртаклашты.

Шулай да, бу кыенлыкларга карамастан, аның Оксанасы, пьесаның башка ике героинясы кебек үк, бик колоритлы һәм истә калырлык булып чыкты. Шуңа күрә искиткеч актерлар ансамбле тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңелен кабат яулап алды, ә спектакльнең темасы актуаль генә түгел, бу хәзер тамашачыга кирәк һәм моңа шик юк. Бары тик чын сәнгать кенә язмышны хәл итә торган сорауларга җавап бирә ала – нәфрәткә каршы ничек көрәшергә, әгәр караңгылыкта булсаң, яктылыкка ничек ышанырга, халык атышканда һәм һәлак булганда, кешелек мөнәсәбәтләрен ничек саклап калырга...

Украинада туган, милләте буенча яһүд Ася Котляр пьесасы күп еллар дәвамында Донбасста барган сугыш турында сөйли. Кирельский мәдәният йортында куелган спектакль бүгенге көннәрнең видеоязмалары белән тулыландырылды, Донбассны азат итү буенча махсус хәрби операция мизгелләрен чагылдырган видеоларны, яклаучыларыбызның, геройларның фотосурәтләрен күреп, залда утыручыларның һәрберсе бу юлы сәхнәдән бәян ителгән вакыйганың уйлап чыгарылмаган, ә чынбарлык булуын аңлый иде.

Спектакль азагында үзешчән актрисалар Наталья Качураның «Донбасс за нами» җырын башкарды, ә тамашачылар сулышын тыеп тыңлады, бу җыр ата-бабалар истәлегенә хыянәт итмәү, Ватан өчен иң кадерле нәрсәне-гомерләрен бирүчеләр турында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев