Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр марафоны башланды

Районның барлык авыл клублары һәм мәдәният йортлары катнашында ел саен үткәрелә торган «Идел-Йорт» театр бәйгесе старт алды.

Быел Сөйки мәдәният йортына «Идел-Йорт» бәйгесен ачу миссиясе бирелгән иде.

Ксения Кузнецова җитәкчелегендәге театр коллективы авылдашлары йөзенә кызыллык китермәде – сәхнәдә кошлар сайравы да, сыерлар мөгрәве дә, әтәч кычкыруы да яңгырады – спектакль авыл тормышы турында иде. Мондый авыл тавышлары гади авыл коймасы һәм эскәмия декорацияләрен тулыландырды.

- Конкурста катнашу өчен без Ася Котлярның «Не-у-дачник» пьесасын сайлап алдык, - диде Ксения Кузнецова, ул режиссер да, төп рольләрнең берсен дә башкарды. Сүз уңаеннан, үзенең актив һәм хисчән герое образына керү өчен, Ксения самокатта йөрергә өйрәнгән һәм сәхнәгә дә нәкъ менә самокатта чыкты.

Декрет ялында бишенче (!) баласын көтүенә карамастан, Наталья Евсеева авылга ялга кайткан шагыйрьнең (бу рольне Олег Глинников башкарды) игътибарын җәлеп итәргә хыялланучы, пироглар пешерергә яратучы тулы гәүдәле география укытучысы Роза Львовнаны уйнады.

Узган елдагы кебек, спектакльдә бу юлы да “гаилә подряды”ннан башка булмады. Мәсәлән, Олег Глинников – Елизавета ролен башкарган Наталья Глинникованың иренең абыйсы. Наталья авылга кайткан күренекле кешене бар көчләренә үзенә каратырга омтылган авыл хатын-кызлары өчлеген тулыландырды. Үзешчән артистларның төп эше театр белән бәйле булмаса да – Олег гипс компаниясендә эшли, Наталья музыка мәктәбендә педагог, алар репетицияләргә йөрергә вакыт тапкан һәм рольләргә уңышлы керделәр.

Ул арада сәхнә артында Наталья Платова, Светлана Михайлова һәм Виктор Кузнецов (Ксения Кузнецованың улы) сүз белән дә (суфлерлар булып), эш белән дә (искиткеч тәмле челтәрсыман коймаклар пешереп) һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде.   

Ася Котляр пьесалары буенча куелган спектакльләрне безнең элегрәк тә караган бар – аларны районыбызның театр коллективлары гына түгел, илнең күп кенә һәвәскәр һәм профессиональ театрлары да бик теләп куя. 

Майя Тараховская (язучының чын исем-фамилиясе) Украинада туган. Балачактан ук театр белән мавыккан, ләкин педагогик белем алган һәм күп еллар Литвада математика укытучысы булып эшләгән. Язучылык эше белән күптән түгел – 2007 елдан башлап шөгыльләнә, үз әсәрләрен укучыларына бүләк итеп бирә.

“Мин тормышымның һәр мизгелен яратам, хәтта иң авырларын да, яшәгән һәр көн кадерле», - дип яза бер әбисенең исемен, икенчесенең фамилиясен үзенә тәхәллүс итеп алган Ася Котляр.

Мондый кичләр, һичшиксез, тормыш мизгелләрен кадерләргә ярдәм итә, чөнки сәнгать берләштерә һәм театрны тагын да ныграк яратырга мәҗбүр итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев