Татарстан энҗесе талантлары белән балкыды
Районыбызның талантлы һәм сәләтле кешеләре үз иҗатлары аша Кама Тамагының табигать буенча гына түгел, мәдәният буенча да Татарстан энҗесе булуын дәлилли.
19 сентябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Кама Тамагы районы мәдәнияте көне булды.
Чара Ленин исемендәге мәдәният сараена керү юлыннан башланды. Бинага кергәндә үк кунакларны «Вересень» халык хоры җырлап каршы алды, аның шат күңелле катнашучылары һәркемнең кәефен күтәрде.
«Тау ягы» фольклор коллективы вәкилләре дә колоритлы иде.
Ә композитор һәм музыка мәктәбе укытучысы Даниил Старшинин мәдәни үзәкнең бер мәйданчыгында укучысы белән бергә үзе иҗат иткән әсәрне башкарды, һәм конкурсның жюри әгъзалары, тамашачылар кебек үк, концерт башланганчы ук сәнгатьнең тылсымлы көче белән илһамланган иде.
Кама Тамагы – уртак йортыбыз
Тамашачылар концерт залына урнашты һәм тамаша башланып китте.
Антоновка авылы артистлары авыл тормышы турында ишетеп кенә белмиләр, шуңа күрә аларның туган авылга мәхәббәт турындагы театральләштерелгән шигырьләре бик ихлас яңгырады.
Сәхнәгә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Авыл. Дубль 2» спектакленнән өзек белән Келәнченең талантлы театр коллективы чыкты. Төп геройлар авылны торгызу өчен аның турында фильм төшерергә тели – спектакль шул хакта.
Район башлыгы Наил Вазыйхов, кунакларны һәм бәйгенең жюри әгъзаларын сәламләп, Кама Тамагы районының уртак йортыбыз булуын, ә иң мөһиме, анда искиткеч кешеләр яшәвен билгеләп үтте. Ә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин катнашучыларның чыгыш ясауда уңышлар теләде.
Якташыбыз, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков татарстанлыларның Ватаныбыз өчен катлаулы чорда берләшүләре, хәрбиләргә һәм Россиянең һөҗүмгә дучар булган чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүләре турында сөйләде. Каматамагылылар шулай ук хәрби хәрәкәтләр вакытында зыян күргән якташларга ярдәм күрсәтүгә кушылдылар...
Иҗатка мәхәббәт буыннан-буынга күчә
Алып баручылар Энҗе Гыйниятова һәм Салават Кадыйров районыбызны данлаган якташларыбызны искә төшерделәр, болар – Кама Тамагы җирендә туып-үскән иҗади сәләтле кешеләр – язучылар Ибраһим Гази һәм Хәмит Вәлиди, драматурглар Фатыйх Халиди һәм Туфан Миңнуллин, рәссам Бакый Урманче, җырчылар Флера Сөләйманова һәм Әлфия Галимова, композитор һәм баянчы Рәис Сафиуллин, язучы Алексей Салмин, драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди, халык артисты Илгизәр Хәсәнов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев, Советлар Союзы Герое Михаил Чирков.
«Исәнме, тамашачы!» җыры белән балалар музыка мәктәбе укучылары үзләренең педагоглары белән бу кичтә залда җыелган тамашачыларны сәламләде.
Районда уза торган бәйрәм чараларында даими катнашучы Олы Салтыкның «Сандугач» вокаль ансамбле туган як турындагы җырлары белән барысын да сөендерде, ә «Әкият» яшьләр бию коллективы матур бию башкарды.
Сәхнәгә матур костюмнардан красновидоволылар чыкты – «Оберег» ансамбле һәрвакыттагыча дәртле итеп җырлады.
Гаилә елында сәхнәдә гаилә белән
Гаилә елында каматамагылылар сәхнәдә дә гаиләләре белән чыгыш ясый. Моңа Ренат белән Булат Закировларның искиткеч дуэты мисал булып тора. «Иске Барышым» җырына төшерелгән клипны социаль челтәрләрдә меңләгән кеше караган. Бу юлы да залдагы тамашачылар экрандагы авыл киңлекләренә һәм Закировлар гаиләсе яшәгән авылның гаҗәеп матур табигатенә карап сокланды.
Тагын бер гаилә дуэты – Кече Салтыктан Хәмидә Шакирова һәм Әмилә Закирова «Кама балык шулпасы» популяр фестиваленең видеоязмасы фонында балыкчылар турында дәртле җыр башкардылар, бу җыр белән алар Кама Тамагы халкының балыкка бай табигать почмагында яшәвен искәрттеләр.
Антоновкадан Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевлар «Өй туе» спектакленнән бер күренешне – гаилә парының яңа урында яши башлавын артистларча оста итеп күрсәттеләр, ул бер үк вакытта көлкеле дә, күңелне нечкәртерлек тә, гыйбрәтле дә булды.
Җырларда һәм шигырьләрдә гражданлык позициясе
Ватанны саклау темасы безнең көннәрдә дә актуаль. Ул Алтай Шуктомовның җирле автор Алексей Светлов шигырьләрен укуында һәм Александр Захаровның үзе язган «Сталинград» җырында чагылыш тапты. Халык аларга безнең көннәрдә шундый мөһим, кыйммәтле һәм бик кирәкле гражданлык позицияләре өчен чын күңелдән алкышлар белән рәхмәтен белдерде.
Сүз уңаеннан, талантлы егет Алтай Шуктомовның иҗади уңышлары турында газетабыз күп тапкырлар язды. Быел Алтай, өч турны уңышлы узып, Казан театр училищесына укырга кергән. Хәзер ул актерлык бүлегенең беренче курс студенты, без аны чын күңелдән котлыйбыз.
Милли традицияләрне саклап
Суфия Гобәйдуллина туган якның матурлыгы, авыл халыкның киң күңеллелеге турында җырлады, «Илһам» ансамбле баянчылары башкаруында яңгыраган көйләр дә шул хакта иде. Ә тамашачылар яраткан башкаручыларына кушылып җырладылар.
Мордва Каратае авылында яшәүчеләр мордва-каратай халкының гореф-гадәтләрен саклап калган һәм сәхнәдә үз үзенчәлекләре турында искә төшерде, ә «Аэлита 20 елдан соң» бию коллективы якташларын дәртле бию белән илһамландырды.
«Тау ягы» фольклор коллективы авыл яшьләренең аулак өйдә күңел ачу уеннарын тәкъдим итте – милли киемнәр, күңелле халык уеннары, җырлар һәм биюләр залда утыручы тамашачыларның күбесенә үзләренең яшьлек елларын һәм кадерле авылдашларын искә төшерде.
Зал аягүрә басып кул чапты
Татьяна Куртукованың шактый популярлашып киткән «Матушка-земля» җырын Светлана Булатова башкарды, аңа тамашачылар кушылды...
Концерт «Иделкәй» вокаль ансамбленең мәхәббәт турындагы җыры белән тәмамланды, ул иксез-чиксез кырлары, биек таулары һәм мул сулы елгалары булган туган җиргә, туган телгә һәм якын кешеләргә мәхәббәт турында иде, тамашачылар талантлы якташларына аягүрә басып кул чапты. Алар бу бәйрәм кичендә безнең Кама Тамагы районының Татарстан энҗесе булуын тагын бер тапкыр дәлилләде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев