Тәмте: рядовой Шапкинның җиде трофее
«Идел-Йорт» театраль смотр-бәйгесе ахырына якынлаша: Тәмте мәдәният йорты сәхнәсендә Василий Ткачев пьесасы буенча «Рядовой Шапкинның җиде трофее» спектакле куелды.
Тәмте мәдәният йорты авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе буларак күп тапкырлар грантка ия булды. Елдан-ел авылның мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары һәм район халкы өчен күп санлы чаралар үткәрә, күптән түгел биредә «Театр тылсымы» дигән балалар театр фестивале узды. Ә бер атнадан Тәмтенең «Яңа образ» театр коллективы «Идел Йорт» бәйгесенең жюри хөкеменә «Рядовой Шапкинның җиде трофее» спектаклен тәкъдим итте.
- Бу – танылган прозаик һәм драматург, Белоруссия милли әдәби премиясе лауреаты Василий Ткачев пьесасы, - диде спектакльнең режиссеры, Тәмте авыл мәдәният йорты мөдире Татьяна Шәрипова. - Әлеге авторның иҗатына мөрәҗәгать итүебез беренче тапкыр гына түгел, чөнки аның әсәрләре юмор хисенә бай һәм без авторның чынбарлыкка үзенчәлекле сәнгати карашын да югары бәялибез. Кызганыч, узган ел Василий Юрьевич вафат булды, әмма аның пьесалары, һичшиксез, уңыш казанды һәм ул яшәгән Белоруссиядә генә түгел, Россиядә дә уңышка ирешәчәк…
Җиңүдән соң туган авылына кайткан фронтовик Тимофей Шапкинның язмышы сугышның икенче ягын чагылдыра. Сугыш чорында хатыннар һәм ирләр бер-берләреннән ерак булганнар, төрле вакыйгалар барлыкка килгән һәм алар өчен хәзер җавап тотарга кирәк, һәм бу бер дә җиңел түгел. Төп герой ролен башкарган Илья Ерешков гаиләсе белән шатлыклы очрашудан алып яраткан хатыныннан гайрәт чигүгә кадәрге хисләр һәм кәеф үзгәрешен ышандырырлык итеп күрсәтте. Ул шулай ук тамашачыларга авторның фикерен дә җиткерә: Тимофей бергә фронтка киткән дусларының берсенең дә әйләнеп кайтмавы турында белгәч, гафу итәргә һәм тормышны дәвам итәргә – балаларны үстерергә, җир эшкәртергә, туган авылын торгызырга кирәклеген аңлый, чөнки ул сугыштан кайтмаган авылдашлары өчен дә җаваплы. Ә Германиядән аларга дип алып кайткан башлыкларны булачак балаларына һәм оныкларына тапшырыр өчен үзендә калдыра…
Татьяна Шәрипова һәм Анастасия Климашина башкаруындагы ана белән кыз роле моңсу елмаю һәм кызгану хисе уята, алар хыянәттән туган баланы яшерергә тырышалар, әмма кечкенә авылда бернәрсәне дә яшереп калып булмый... Авыл мәдәният йортынының сәнгать җитәкчесе Анастасия Климашина бу юлы спектакльдә төп геройларның берсен уйнап кына калмады, халык коллективының үзешчән артистларына костюмнары юнәтү белән дә шөгыльләнгән. Сүз уңаеннан, төп герой өчен чын солдат итекләре табылган, бу да сәхнәдә элеккеге чор рухын булдыруда ярдәм итте.
Сергей Семин сәхнәдә үзен судагы балык кебек хис итә. Аның башкаруындагы Евсей бабай пьесаның сюжетына юмористик, тормышчан ноталар кертте, залда елмаю һәм көлү уятты. Заманында педагогик белем алгач, ул авылга кайткан һәм 30 елдан артык Тәмте урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән. Күп еллар инде Сергей Семин Тәмте мәдәният йорты сәхнәсендә спектакльләрдә актив катнашып кына калмый, ул районда популяр булган “Калейдоскоп” ВИАны оештыручыларның берсе дә, хәзер дә ансамбль составында чыгыш ясый.
Ирина Калыгина тормышта “Росгосстрах”ның иминият агенты булып эшләсә дә, сәхнәдә Чуб дигән кызык фамилияле хакимият вәкиле ролен башкарды. Тәмте балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Гулиевага бу юлы Тимофейның гаиләсен җимерергә тырышкан аеручы хатын Верка ролен уйнарга туры килде. Мәктәп укучысы Полина Зачетова, яшь булуына карамастан, спектакльдә инде дүртенче тапкыр катнаша һәм төп геройның кызы ролен башкарды – әтисен дә, әнисен дә яратучы һәм алар өчен борчылучы кызны ул бик табигый итеп уйнады, чын актрисалар кебек, сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдыру өчен, сәхнәгә яланаяк чыкты һәм сәхнә буйлап шулай йөрде. Залда оныгы өчен әбисе Валентина борчылып һәм куанып утырды.
Китапханәче Ольга Авксентьева декорацияләр өчен җаваплы булды, көнкүреш кирәк-яраклары – авыл миче, лампа, караңгы пыялалы иске көзге тамашачыны элеккеге чорга алып кайтты. Яңа гына декрет ялыннан чыккан авыл мәдәният йорты методисты Дарья Куликова спектакльнең тавыш бизәлешенә үз өлешен кертте.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева, Тәмте коллективының потенциалын югары бәяләп, биредә район театр үзәген булдырырга мөмкин дип саный. Клубта грантларга сатып алынган җиһазлар, аппаратура бар, алар спектакльләрдә кулланыла, дөрес, сәхнә бизәлеше: пәрдә, сәхнәнең арткы планы буенча эшләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, үзешчән артистларның хезмәте юкка булмасын өчен рәхмәтле тамашачы да булу кирәк. Тик, кызганыч, бу юлы тамаша вакытында зал ярым буш иде. Тәмтелеләргә халык саны азрак булган авыллардан үрнәк алырга вакыт җиткәндер, анда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә булса да, залларда, кагыйдә буларак, буш урыннар калмый.
- Мин спектакльдә беренче тапкыр булдым, бик ошады, артистларыбыз булдыра, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты тамашачыларның берсе Татьяна Ермолина.
Шулай итеп, халык театр коллективы, һичшиксез, яңа образлар булдыруны дәвам итәчәк, иң мөһиме, тамашачы булсын…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев