ТӘМТЕ: күзгә яшьләр китергән сугыш турында
Тәмте мәдәният йортының «Новый образ» халык театр коллективы «Идел-йорт» смотр-конкурсына Тамара Макарская пьесасы буенча Ольга Чиняеваның авторлык версиясендәге «Җилдәге ут» спектаклен тәкъдим итте.
«Җилдәге ут» спектаклен без моңа кадәр Мордва Каратае авылы мәдәният йорты сәхнәсендә караган идек инде, һәм менә хәзер сугыш вакытында фашистлар басып алган хуторда яшәүчеләр турындагы тарихны яңадан карау мөмкинлеге булды, ләкин бу юлы инде тәмтелеләр башкаруында. Һәм бу, һичшиксез, кызык, чөнки, эчтәлеге бер булуга карамастан, кагыйдә буларак, һәр театр коллективы сәхнә материалын үзенчә җиткерә.
Сценарий буенча, оккупацияләнгән авылда яшәүче бар халык иртән комендатурага килергә тиеш. Төп героиня Анна Михайловна җилдәге утлар шикелле яклауга мохтаҗ балалар белән төнлә партизаннар янына китәргә җыена. Бу рольдә Светлана Ерешкова бик ышандырырлык итеп чыгыш ясады, ул өч ел элек сәхнәгә театр коллективы белән бергә «Күршеләр булып яшибез» спектаклендә чыкты һәм аның дебюты шактый уңышлы булды. Светлана, мәктәптә укыганда ук, мәдәният йортына еш бара торган булган, сәхнәдә кайнаган кызыклы тормышны күреп, аның да анда катнашу теләге уянган. Һәм менә хәзер аның үзенең дә биредә иҗат итү мөмкинлеге бар. Спектакльдә Светлананың улы Илья Ерешков та катнашты, ул шулай ук өч ел элек Тәмте сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган иде, бу юлы да бик яхшы уйнады. Өстәвенә, аның роле дә гади түгел иде – үз халкына хыянәт иткән тупас, оятсыз полицай Костьканы ул бик дөрес тасвирлады. Шулай итеп, иҗади гаилә дуэты яхшылык һәм яманлык көн дә капма-каршы торган сугыш чоры кешеләрен сәхнәдә шактый төгәл күрсәтте.
Авыл мәдәният йорты мөдире Анастасия Климашина гомерен куркыныч астына куеп, авылдашларына ярдәм итәргә кайкан партизанка Люба образын бик дөрес гәүдәләндерде. Анастасия ярты ел элек мәдәният йортына элеккеге җитәкче Татьяна Шәрипова урынына килгән, аңа кадәр аның белән авылда мәдәниятне бергә үстергәннәр. Һәм хәзер дә ул театр коллективының да, иҗади клуб берләшмәләренең дә җитәкчесе буларак, әлеге мөһим һәм әһәмиятле эшне дәвам итә. Анастасия Сергеевна техникумнан соң Казан авиация институтына укырга кергән. «Персонал белән идарә итү» белгечлеге алгач, Тәмте мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган, тора-бара Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алган.
Узган ел Тәмте сәхнәсендә хәрби госпиталь турындагы спектакльдә санитарка ролендә беренче тапкыр чыгыш ясаган җиденче сыйныф укучысы Злата Нефедова бу юлы эвакуацияләнгән, авыр язмышка ия булган Маша ролен башкарды. Злата тормышында иҗат мөһим роль уйный – ул музыка мәктәбендә дә, клуб каршындагы түгәрәкләрдә дә актив шөгыльләнә. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки Злата Анастасия Климашинаның туганы. Ә спектакльнең ахырында, геройлар партизаннар янына китәргә җыенганда, аларга Анастасиянең улы – 1 сыйныф укучысы Сергей Климашин да кушылды, ул эпизодик булса да, сугыш чоры баласы ролен – һәлак булудан коткарылган балаларның берсен уйнады.
Вера ролен – хатын-кызларны һәм балаларны коткару өчен һәлак булган төп героиняның кызын – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Дарья Куликова башкарды. Узган ел ул тавыш операторы булса, быел инде актриса буларак уңышлы чыгыш ясады. Заманында Ульяновск мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлагач, Дарья мәдәни-ял эшчәнлеге буенча өстәмә белем алган, шулай ук хореография буенча укыган. Ә иң мөһиме – алар ире Александр белән, сүз уңаеннан, ул да театр коллективы әгъзасы, дүрт бала үстерәләр, кечесенә нибары өч яшь. Тәмте мәдәният йортында әнә шундый күп балалы һәм иҗади актив кешеләр эшли.
Спектакльдә аның әнисе дә уйнады – Елена Гулиева эвакуацияләнгән Тоня ролен башкарды. Ул спектакльләрдә даими катнаша, тормышта исә 35 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ә узган елның декабреннән мәдәният йорты методисты булып хезмәт куя. Шулай итеп, Тәмте сәхнәсендә дә гаилә белән иҗат итүчеләрне күрдек.
– Хәтта тәҗрибәле профессиональ артистлар да интервьюларда сәхнәгә чыгар алдыннан рольнең сүзләрен онытулары турында әйтә, бу бер дә җиңел түгел, әлбәттә, артист өчен иң мөһиме – коллектив алдында җаваплылык, шуңа күрә сынатырга ярамый, - диде инде күптәннән сәхнәдә уйнаучы Сергей Семин. Кагыйдә буларак, аңа комедияле образлар эләгә, ул аларны сәхнәдә бик оста гәүдәләндерә. Ләкин бу юлы аның герое – полицай булып кыланырга һәм авылдашларының гаепләрен тыңларга тиеш булган партизан. Шуңа күрә бу роль җиңелләрдән түгел, спектакльнең темасы да драматик, әмма Сергей Павлович, һәрвакыттагыча, булдырды. Заманында Сергей Семин, педагогик белем алып, туган авылына кайткан һәм 30 елдан артык Тәмте мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән. Шул вакыттан бирле ул районда популяр булган ВИА «Калейдоскоп» төркемендә дә җырлый. Шулай итеп, математикларга хас булган аналитик акыл, күргәнебезчә, иҗатта да файдага гына.
Тавыш операторы һәм сәнгать декораторы булып, элеккечә үк, китапханәче Ольга Авксентьева чыгыш ясады, ул иҗат коллективына сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт ярдәм итә: декорацияләр һәм тавыш бизәлеше тамашачыны ул чор вакыйгаларына алып кайтты, артистларга да эмоциональ яктан ярдәм итте.
Ә Роза Мөхәммәтшина, инде икенче ел биредә чисталык һәм тәртип урнаштыра, авылның мәдәният үзәгендә уңайлыклар булдыра, бу юлы ул актив фотограф булып та эшләде, сәхнәдә барган вакыйгалар халык хәтерендә калсын өчен, спектакль барышын фотоларга төшерде.
– Сәхнәгә баш ияргә чыккач, тамашачыларның күзләрендә яшь күрдем, һәм бу безнең өчен бик мөһим, - дип уртаклашты безнең белән Анастасия Климашина. – Димәк, әйтергә теләгәнәбезне аларга җиткерә алганбыз, димәк, без булдырдык.
Анастасиянең сүзләрен янә кат-кат раслап, алкышлар тиз генә тынмады, әйе, чыннан да, алар тамашачы йөрәгенә юл тапты…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев