"Созвездие-Йолдызлык" йолдызчыклары Кырымнан кайтты
Быел "Созвездие-Йолдызлык" артистлары беренче тапкыр Балаклава һәм икенче мәртәбә Бахчисарай халкы алдында чыгыш ясады. Кичә алар Казанга кайтып җитте. Делегация җитәкчесе Алсу Мадишина әйтүенчә, быел балалар 5 мең кеше сыйдырылышлы зур стадионда чыгыш ясаган. Трибунада буш урыннар да калмаган. Концертның беренче өлеше Бөек Җиңүгә багышланган. Катнашучыларның чыгышы конкурсның финал вакытындагы...
Быел "Созвездие-Йолдызлык" артистлары беренче тапкыр Балаклава һәм икенче мәртәбә Бахчисарай халкы алдында чыгыш ясады. Кичә алар Казанга кайтып җитте.
Делегация җитәкчесе Алсу Мадишина әйтүенчә, быел балалар 5 мең кеше сыйдырылышлы зур стадионда чыгыш ясаган. Трибунада буш урыннар да калмаган. Концертның беренче өлеше Бөек Җиңүгә багышланган. Катнашучыларның чыгышы конкурсның финал вакытындагы номерларыннан төзелгән.
Чыгышларыннан тыш балалар төрле мастер-классларда да катнашкан.
Интернет.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев