Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы Салтыкта артистларны аягүрә алкышладылар

Олы Салтык авыл җирлеге театр коллективы «Идел-Йорт» конкурсына якташлары язган «Вөҗдан газабы» пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.

Сугыш ветеранының катлаулы тормыш тарихы турындагы пьесаның авторы – Олы Салтык авыл мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова, ул төп геройның олы кызы Мәдинәне уйнады.

Каләм сынау уңышлы булган

– Бу пьесаны язар алдыннан мин сугыш чоры вакыйгалары турында, аеруча фронтовиклар сөйләгән истәлекләрне күп укыдым, әмма безнең буын вәкилләре арасында булган вәзгыять турында да сөйләргә теләдем, – дип уртаклашты Мәйсәрә Карибулла кызы спектакльнең барлыкка килү тарихы белән. – Бөек Ватан сугышында катнашканнарга дәүләт ярдәм итә башлагач, ветераннарның балалары һәм оныклары өчен дәүләт ярдәме хисабына баю мөмкинлеге барлыкка килде һәм бу гаиләләрдә низаг китереп чыгарды…

Моңа кадәр ул сценарий язарга батырчылык итмәгән, әмма хезмәттәшләре, театр коллективы әгъзалары аның барысы да килеп чыгачагына ышанганнар һәм ялгышмаганнар – спектакль чыннан да уңышлы булды һәм ул бәйге кысаларында Олы Салтыкта гына түгел, премьера буларак Олы Мәрәтхуҗада һәм Данышта да күрсәтелде.

Безнең газета күптән түгел Мәйсәрә Гомәрова, аның энергиягә бай һәм иҗади актив җитәкче булуы хакында язды: узган ел Олы Салтык авыл мәдәният йорты «Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» республика конкурсында җиңү яулаган, бу клубка проектор, ноутбук, яңа баян сатып алу мөмкинлеге биргән. Ә быел авыл мәдәният йортының театр коллективы аның пьесасы буенча спектакль куйган – шул рәвешле авылның мәдәни тормышындагы мондый уңай үзгәрешләр бары куандыра гына. 

Спектакль бөтен җирлек халкын берләштерде

Театр коллективында Олы Салтыкта кына түгел, җирлектәге башка авылларда яшәүчеләр дә катнаша. Сугыш ветераны Сабир абый ролен бик хисчән һәм ышандырырлык итеп Олы Мәрәтхуҗа авыл клубы мөдире Айрат Кадыйров башкарды. Сәхнәдән сөйләгән ихлас һәм күңелгә үтеп керерлек монологларында ул илгә сугышның никадәр зур авырлык китергәне, кешеләрнең фронтта гына түгел, Суслонгер кебек өйрәнү лагерьларында һәм тылда да  ачлыктан, суыктан һәм физик яктан сәламәтлекләре какшап үлгәннәре турында сөйләде.
Айрат Рәфкать улы заманында Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын, аннары өстәмә белем бирү институтын тәмамлаган һәм менә инде 30 ел мәдәният өлкәсендә эшли, танылган якташыбыз, драматург Туфан Миңнуллинның туган авылында мәдәният йорты мөдире булып хезмәт куя, аның иҗади мирасын саклый һәм дәвам итә.  

Роза Гыймадиева – Даныш авылы клубы мөдире, ул үз эшенең чын остасы,  Айрат Кадыйров кебек үк, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын, аннан соң өстәмә белем бирү институтын тәмамлаган һәм чирек гасыр хезмәт гомерен мәдәнияткә багышлаган. Олы Салтыктан Финә Әхмәдуллина белән бергә алар бөтен нәрсә белән кызыксынучы ике күрше хатынны уйнадылар, аларның сәхнәгә һәр чыгуы залда җанлану уятты. 

Сүз уңаеннан, төп геройның тагын бер кызын уйнаган Даныштан Рушания Гыймадиева Роза Гыймадиеваның фамилиядәше түгел, туганы: аларның ирләре абыйлы-энеле. «Балкыш» фестивалендә Рушания жюрины һәм тамашачыларны рус гармунының бер төре булган хромкада (унисонор диатон баян) уйнавы белән таң калдырды. Спектакльдә дә ул кулына гармун алды һәм тере музыка пьесаның искиткеч рәвештә тулыландырды – геройлары рәхәтләнеп җырлады һәм биеде. 

Шулай итеп, Олы Салтыкка репетициягә Олы Мәрәтхуҗадан да, Даныштан да киләләр, ә «Вөҗдан газабы» беренче булып нәкъ менә шушы авылларда күрсәтелде һәм, тулы заллар җыеп, рәхмәтле тамашачыларның ихлас алкышларына лаек булды.

Гаилә традицияләре ныгый бара

Бәхет эзләп, авылга Үзбәкстаннан кайтырга мәҗбүр булган катлаулы язмышка ия хатын-кыз ролен Лилия Заһидуллина башкарды, тамашачылар аның герое өчен борчылып, теләктәшлек белдереп утырдылар. Лилия, 25 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгәннән соң, менә инде 5 ел Олы Салтык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куя. Ул спектакльләр куюда гына түгел,  күпсанлы чаралар оештыруда да Мәйсәрә Гомәрованың тугры ярдәмчесе һәм идея илһамчысы. Сүз уңаеннан, алар – икетуган апа белән сеңел. Ә артистларга суфлер буларак кырык еллык стажга ия китапханәче һәм Мәйсәрә Карибулла кызының бертуган сеңлесе Гәүһәрия Заһидуллина ярдәм итте.

Шулай итеп, театр фестиваленең гаилә традицияләре үсә һәм ныгый.

Тамашачылар аягүрә алкышлады

Спектакльдә төп рольләрнең берсен Олы Салтыктан пенсионер Фирая Гарифуллина башкарды – аның Нәсимәсе моңа кадәр балалары сирәк искә төшергән Сабир абыйны риясыз кайгырта. Ул үз героинясының игелеген һәм мәрхәмәтен, зирәклеген бик табигый рәвештә җиткерде. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки Фирая Гарифуллинаның 1978 елда башланган хезмәт биографиясе ул сәнгать җитәкчесе булып эшләгән авыл клубына бәйле, менә инде пенсиягә чыккач та, үз авылының мәдәни һәм иҗади тормышында актив катнашуын дәвам итә…
Спектакльгә килгән авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин үзешчән артистларның иҗади эшчәнлеген югары бәяләде һәм аларга киләчәктә дә шундый ук уңышлы чыгышлар теләде, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева театр коллективына халык театры исеменә гариза бирергә тәкъдим итте – һичшиксез, олысалтыклылар моңа лаек. 

Бу язгы кичтә биредә чын театр бәйрәме булды, анда җыр һәм бию дә, сагыш һәм шатлык та бар иде – барысы да тормыштагы кебек, талантлы якташларын алкышлаган тамашачылар өчен үзешчән артистлар тулы бер гомер кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев