Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Олы Карамалда һәрвакыт аншлаг

Олы Карамал мәдәният йортында Рәзинә Сәетгәрәева пьесасы буенча куелган «Тәүбә йорты» спектакле театр сөючеләрне җыйдым.

Мәдәният йорты мөдире Фирдәвес Әскәрова җитәкчелегендәге «Ләйсән» коллективы инде 18 ел эшләп килә һәм олыкарамаллыларның һәр чыгышы тулы залда уза, бу гаҗәп тә түгел – артистлар уйнамый, алар сәхнәдә үз геройлары язмышы белән яши.

 Закон бозган хатын-кызлар турында тарих

- Әлеге спектакль төрле сәбәпләр белән иректән мәхрүм ителгән һәм төрмәдә утыручы хатын-кызлар турында, - диде Фирдәүс Әскәрова.  - Бернигә дә карамастан, аларның һәркайсы иреккә чыгу һәм төрмә үткәнен урын булмаячак киләчәк турында хыяллана…

Биш ел элек иҗат коллективы бу пьесаны кую өчен алган иде инде, һәм менә еллар узгач Олы Карамал мәдәният йорты сәхнәсендә янә төрмә камерасы декорацияләре: биредә төрле сәбәпләр буенча 6 хатын-кыз җәза үти.

Сәхнәдә дә, тормышта да теләсә нинди рольне бик яхшы башкара

Камерадашлары арасында берсе аерылып тора, башкалар барысы да аңа колак сала, аның боерыкларын үти, югыйсә үзләренә үк начар буласын аңлыйлар. Җинаятьче Галия – әле яшь хатын, әмма бу тормышта күпне күргән, "төрмә өчен мин Галка" ди ул үзе турында. Гөлшат Мөхәммәтшина бу рольдә бик ышандырырлык иде: манерасы да, сөйләме дә, йөреше дә, хәтта гитара урынына себеркедә «уйнап» башкарган музыкаль номеры да. Төрлесен күргән җинаятьче образында Гөлшат Тәлгать кызы үзенең теләсә нинди рольне дә, жанрына карамастан, комедияме, әллә бүгенге кебек драмамы, бик әйбәт башкаруын тагын бер кат исбат итте. Өстәвенә, ул үзе дә 12 пьеса авторы, алар буенча безнең районда гына түгел, аннан читтә дә спектакльләр куела, шуңа күрә театр Гөлшат Мөхәммәтшина өчен мавыгу гына түгел, чын һөнәргә дә әверелгән.

Ә менә тормышта актриса әнисе кебек укытучы булырга хыялланган, аның үрнәге һәрвакыт күз алдында була, шуңа күрә мәктәптән соң Казан педагогия училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, туган районына кайтып, Олы Карамал мәктәбенең башлангыч сыйныфларында эшли башлый.  Аннары, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем алгач, язмабыз герое педагогик эшкә чумып кына калмый, оештыру эшчәнлеге белән дә уңышлы шөгыльләнә – күп санлы чаралар, бәйрәмнәр уздыра, чөнки аларның мөһим өлеше – яшь буында татар халкының мәдәни мирасын, аның милли традицияләрен саклау. Тора-бара аңа башта Олы Карамалда, аннары, ул ябылганнан соң, Олы Кариле авылында балалар бакчасы җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр, һәм ул анда хәзер дә уңышлы хезмәт куя.  Күптән түгел аның җитәкчелегендәге «Кыңгырау» балалар бакчасы республиканың «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булды, димәк, балалар туган телләрен дә, рус телен яхшы белә.

Педагогтан – мәдәният хезмәткәренә

Ә менә Фирдәвес Әскәрова криминаль абортлар ясаган өчен төрмәгә эләккән шактый сөйкемле һәм йомшак Миңнегөл ролендә бик табигый күренде. Аның героинясы үз монологында үткәндәге җинаятьләре өчен чын күңелдән үкенүен белдерде, һәм Миңнегөл азат ителгәннән соң чыннан да закон буенча яшәячәгенә ышана.

Фирдәвес Зөфәр кызы инде күп еллар буена клубны авылның чын мәдәният үзәгенә әйләндерү өчен бөтен көчен куя. Аның өчен мәдәният хезмәткәре булу – иң мөһим вакыйгаларның үзәгендә булу һәм үзеңнең кайнар энергияң белән башкаларны да җәлеп итү дигән сүз. Ә башта аның хезмәт биографиясе, педагогика университетын тәмамлаганнан соң, шул ук бинада башланган. Биредә мәктәп булган һәм ул монда 16 ел балаларга белем биргән, уку йорты ябылганнан соң, ике еллык яңадан әзерлек курслары үткән, һәм хәзер авылдашлары һәм чираттагы чарага бик теләп килүче кунакларны куандырып, авылда мәдәниятне үстерү белән уңышлы шөгыльләнә.

Активлар, иҗадилар һәм хезмәт сөючәннәр

«Ләйсән» дигән нәфис атамалы иҗат коллективында катнашучылар инде 2008 елдан спектакльләрдә уйныйлар. Аларның күбесе, Гөлшат Мөхәммәтшина белән Фирдәвес Әскәрова кебек, авыл клубы урнашкан мәктәптә элек укытучы булып эшләгәннәр. Һәм менә алар,

авыл халкы бергә җыелып, сәхнәдә тагын бер кызыклы тормыш тарихын карасын өчен янә монда репетицияләргә киләләр.  Ә бу үзешчән театр актрисаларының, әлбәттә, эшләре дә, гаиләләре дә, йорт хуҗалыклары да бар, әмма шуңа да карамастан, бу актив хатын-кызлар иҗатка да вакыт таба. Мәсәлән, тамашачыларда үз героинясына карата чын күңелдән кызгану хисе барлыкка китереп, карак Раиса (Рая) ролен уйнаган Резидә Нәҗмиева Кама Тамагы «Татавтодор» юл идарәсендә контролер булып эшли. Асия (Асёк) исемле җинаятьчене ышандырырлык итеп сурәтләгән Зөлфия Дәүләтшина исә – авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары.

Артистлык сыйфатлары белән аерылып торган Роза Сәфәрова (Тамара) Казан педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң, 20 елга якын балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, ә соңгы 20 елда инде җирле почта бүлекчәсенә җитәкчелек итә.

Ә Гөлнара Хөснуллина фаҗигале очрак аркасында төрмәгә эләккән Суфияне эмоциональ һәм күңелне нечкәртеп уйнады. Заманында актриса Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, бухгалтер булып эшләгән, ә районга «Август-Кама Тамагы» агрофирмасы килгәч, әлеге уңышлы компаниядә эшли башлаган. Шул ук вакытта ул ел саен якташларын комедияле һәм драматик рольләре белән сөендерә.

 Спектакльдәге тагын бер рольне – конвойчыны Зөһрә Дәүләтшина уйнады, ул бу катлаулы эшне бик яхшы башкарып чыкты. Актриса элек Олы Карамал мәктәбендә 13 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан, ә хәзер «Росгосстрах» агенты булып эшли.

Рәхмәт хатлары һәм алкышлар

Сәхнәдә, димәк, залда да кирәкле атмосфера булдыручы музыканы спектакльнең тавыш режиссеры Җәмилә Гыйззәтова сайлап алган. Ул 35 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, ә хәзер район башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшли. 

Ә спектакль тәмамланганнан соң, үзешчәннәрне суфлер – Бәрлегуҗа авыл клубы мөдире Миләүшә Хисамова тәкъдим итте, ул инде 12 ел мәдәният өлкәсендә уңышлы хезмәт куя. Бәрлегуҗаның «Ак каен» театр коллективы «Идел-йорт» фестивалендә күп тапкырлар уңышлы катнаша, авыл халкы һәм кунаклар, артистларның иҗатларын хөрмәт итеп, һәрчак зал тутырып киләләр. 

Тамашачыларның алкышлары астында Олы Карамал җирлеге башлыгы Эльмир Мөхәммәтшин иҗат коллективына матур спектакль өчен рәхмәт белдерде, ә мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Нуриева җирлекнең иҗат коллективлары җитәкчеләре Фирдәүс Әскәровага һәм Миләүшә Хисамовага Рәхмәт хатлары тапшырды, киләчәктә дә барысына да бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа иҗади казанышлар теләде. Ә рәхмәтле тамашачыларның алкышлары бу кичтә озак тынмады…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев