Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

МОРДВА КАРАТАЕ: талант юкка чыкмый, күңел утлары сүрелми

Мордва Каратае мәдәният йортының «Маски» театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесенә Тамара Макарская пьесасы буенча Ольга Чиняеваның авторлык версиясендә куелган «Огонек на ветру» спектаклен тәкъдим итте.

Мордва Каратаендагы мәдәният йорты әлеге кечкенә генә авылда яшәүчеләрнең буш вакытларын рәхәтләнеп уздыру өчен җыела торган үзәк кенә түгел, район өчен дә әһәмиятле урын. Биредә тумышы белән бу авылдан булган кешеләр генә җыелып калмый, мәдәният йорты мөдире Ирина Окунева ел саен үзенең иҗади командасы белән районда яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, илнең төрле почмакларыннан килгән, мордва-каратай мәдәнияте белән танышырга теләүче кунаклар өчен дә искиткеч бәйрәмнәр оештыра.

Менә бу кичтә дә моркаратайлылар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда, жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да бик матур спектакль белән сөендерделәр, ә тамашачылар арасында бу авылда туып-үскән кешеләр, күршеләр һәм башка авыллардан килгән театр коллективлары да бар иде, чөнки «Маски» иҗат коллективы чыгышы – ул һәрвакыт күңелле вакыйга, аны калдырырга ярамый.

Мәдәният йорты мөдире һәм үзешчән театрның алыштыргысыз җитәкчесе сценарийны табып, репетицияләрне оештырып һәм иҗат коллективында катнашучылар белән бергә спектакльгә музыкаль бизәлешне сайлап кына калмыйча, үзе дә төп рольне уйнады – күптән түгел бала тапкан кызы белән бергә фашистлар басып алган авылдан качарга җыенган Анна Михайловна ролен бик ышандырырлык итеп башкарды. Ирина Федоровна турында мәкаләләребездә еш язабыз, чөнки авылның мәдәни тормышы аның оештыру сәләте нәтиҗәсендә бик бай. Ул авиация техникумын тәмамлагач, Казан самолетлар төзү заводында икътисадчы булып, ә авылга кайткач, 17 ел авыл хуҗалыгында эшләгән. Шуңа карамастан, заманында аңа авыл клубы мөдире эшен тәкъдим итәләр, һәм ул җирлектә театр коллективы оештыра. Язмыш кушуы буенча Ирина Окунева чыннан да үз урынын тапкан һәм бу туган авылы өчен дә зур бәхет.

Ә Наталья Богданова, Кирельский авылында яшәсә дә, моркаратайлыларга ярдәм итәргә булган. Ул, гаиләсен һәм авылдашларын коткару өчен үзен корбан итеп, батырларча һәлак булачак Вераны – Анна Михайловнаның кызын уйнады. Наталья спектакльләрдә беренче тапкыр гына катнашмый, һәм бу юлы да башка беркайчан да күрмәячәген аңлап баласын үпкән, шул рәвешле тамашачыларның йөрәген телгәләгән батыр хатын образын бик яхшы җиткерде. Аның үзенең инде ике оныгы бар, шуңа күрә актриса үз героинясының ана буларак кичергән хисләрен яхшы аңлый.

Тагын бер куркусыз героиняны – авылдашларына партизанлыкка китәргә ярдәм иткән күрше хатыны Любаны Галина Рыбакова башкарды. Аның инде өч оныгы бар, ләкин ул телевизор каршында оекбаш бәйләп утыручы әбигә бөтенләй охшамаган – Галина Кама Тамагында эшли, анда «Камамбер» заводында сыр ясый һәм, якташларын куандырып, иҗат белән дә шөгыльләнә. Бу аның инде өченче спектакле һәм сәхнәдәге чираттагы уңышы. 

Нина Пушкановага спектакльләрдә, кагыйдә буларак, ир-ат рольләре эләгә, һәм ул оста итеп образга керә – тавышын да, йөрешен дә, ым-ишарәләрен дә көйләргә өйрәнгән. Бу юлы да ул полиция хезмәткәре Семеныч ролен башкарды. Мордва Каратаенда туган Нина Пушканова заманында, туган авылына кайтканчы, озак еллар төзүче-прораб булып эшләгән, шуңа күрә бу кыю ханым сәхнәгә теләсә нинди образда чыга ала.

Ә менә Любовь Пушканова элек элегант һәм экстравагант хатын-кызларны уйный иде, шуңа күрә аның ир-ат образындагы дебюты озакка истә калыр. Ул оятсыз һәм мәрхәмәтсез полиция хезмәткәре Костьканы шундый җанлы һәм тупас итеп уйнады ки, тамашачыларда аның героена карата тискәре мөнәсәбәт барлыкка килде.

– Сәхнәдә тулысынча образга керү өчен, спектакль алдыннан чәчләремне кыска итеп кистердем, - дип елмая Любовь Пушканова. 

Әнә шундый иҗади сәләтле артисткалар ир-ат рольләрен дә бик оста башкарып чыктылар. Шулай итеп, моркаратайлылар өчен ир-ат артистларның булмавы теләгән спектакльне куюга киртә булып тормый, алар теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белә.

Сәхнәдә Екатерина Аксенованың Анна Михайловна йортына эвакуацияләнгән Тоня ролендәге чыгышы жюри һәм тамашачылар өчен чын ачыш булды. Катя Казан кооператив институтында соңгы курсында бухгалтерлыкка укый. Ул тумышы белән Ленинград өлкәсеннән, балачактан Куйбышев Затонында әбисе Надежда Аксенова карамагында тәрбияләнеп үскән. Әбисе һәм апасы бу кичтә Мордва Каратаена Екатеринаның чыгышын карарга килгәннәр иде – бу аның беренче тапкыр спектакльдә катнашуы. Һәм дебют, һичшиксез, уңышлы булды – Катя сәхнәдә бик табигый чыгыш ясады, тавышы чын күңелдән яңгырады, һәм тамашачылар үзләре алдында, чыннан да, эвакуацияләнгән кешеләр төялгән поездга фашистлар һөҗүм иткәннән соң исән калган Тоня булуына ышанды. Институтны тәмамлагач, Екатерина районга кайтырга җыена, шуңа күрә алга таба да аның катнашында яңа кызыклы спектакльләр көтәбез.

Коточкыч вакыйгалардан соң хәтерен югалткан тагын бер эвакуацияләнгән хатынны Антонина Исхакова уйнады. Тормышта исә ул хәзер пенсионер, карт әнисен карый, әмма авылдашларына ярдәм итәргә дә вакыт тапкан. Аның героинясы Маша – сугыш нәтиҗәсендә бәхетсезлеккә тарыган хатын-кыз, һәм актриса моны бик дөрес җиткерде.

Тавыш операторы Татьяна Атяпина да спектакльнең уңышына үз өлешен кертте. Вакытында яңгыраган көйләр, немецча сөйләшүләр, бала елаган, эт өргән тавышлар – болар барысы да шул фаҗигале һәм бер үк вакытта героик вакыйгаларның чынбарлыктагы күренешен булдырды, һәм тамашачылар, онытылмаслык хисләр кичереп, үзләрен сәхнәдә барган вакыйгаларда катнашкандай итеп тойдылар. Спектакльдән соң Сөйки мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Сорокина сүз алды: «Бүген безгә – Сөйки мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына һәм укытучыларына күршедәге кечкенә генә авылга һәрберебез өчен зур мәдәни -агарту әһәмияте булган вакыйгада катнашу бәхете елмайды.

Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән территориядә хатын-кызларның авыр язмышы һәм балаларын коткару өчен батырларча фидакарьлеге турындагы бу спектакльдә бары тик хатын-кызлар гына уйнады. Алар театр институтларын тәмамламаган, шулай да сугыш сындыра алмаган героиня образларын профессиональ яктан төгәл итеп тасвирладылар. Һәр актриса уйнап кына калмады, үз героеның тормышы белән яшәде. Рольләренә шулкадәр оста керделәр ки, аларның сәхнәдәге һәр сүзе, һәр хәрәкәте күңеллләребезне шулкадәр айкады, хис-кичерешләребезне тыя алмыйча күзләргә яшь килде. Укучылар белән без республиканың профессиональ театрларына да еш йөрибез, әмма мордва-каратайлыларның спектакльләре зур сәхнәдәге чыгышлардан бер дә калышмый. «Пушкин картасы» программасы буенча укучыларыбыз мордва-каратайлар мәдәниятенә багышланган танып белү чараларында бик теләп катнаша. Шул рәвешле, сөйкилеләр кунакчыл күршеләренең мәдәният йортында еш кунак була, анда һәрвакыт җылы һәм ихлас…»
Тамашачыларның мондый югары бәясенә нәрсәдер өстәү артык…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев