«Мин туган могҗизалар өчен» (Бакый Урманченың 125 еллыгына багышлана)
Халкыбызның мәшһүр улы, горурлыгы Бакый Идрис улы Урманче – рәссам, сынчы, график һәм педагог, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы, Г. Тукай премиясе лауреаты. Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, үзе исән чагында ук классик дип танылган һәм берничә буын татар рәссамнарын тәрбияләүдә зур роль уйнаган шәхеснең тууына бүген 125 ел.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында Идрис хәзрәт гаиләсендә туа. Аӊа 10 яшь тулганда әтисен безнең районның Кече Салтык авылына имам-хатыйб итеп жибәрәләр. Туган ягыбызның гүзәл табигате аны сабый чагыннан ук иҗатка илһамландырган, мөгаен. Идел сурәтләнгән күпсанлы иҗат җимешләре әнә шул хакта сөйли. Көймәдә йөзәргә дә яраткан Бакый ага. Югыйсә, үзе дә бер картинасын «Җилкәнле көймәдә» дип атамас иде. Идел аның өчен диңгезгә тиң елгаларның берсе булгандыр.
Табигатьнең ямен, матурлыгын тирән сиземләүчән, туган ягына, аның сихерле табигать дөньясына мәдхия җырлаучы искиткеч талант иясе булган ул.
Һәрьяклап сәләтле, укымышлы Бакый Урманче универсаль шәхес булып таныла: лингвистика, шигърият, музыка, каллиграфия өлкәсендә зур эз калдыра. Әмма, тормышның иң олы омтылышы – рәсем сәнгате. Бу эшкә Урманче үзенең җитмеш ел гомерен багышлый. Шушы вакыт эчендә өч йөздән артык рәсем, йөз иллеләп сәнгать әсәре, дүрт мең биттән артык графика эшләре иҗат итә.
Бакый Урманченың 125 еллыгы уңаеннан районыбыз китапханәләрендә мәктәп укучыларын әлеге күпкырлы талант иясенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
Дөнья мәдәниятенә үзеннән лаеклы өлеш керткән Бакый ага Урманче, иҗади мирасы белән бергә, безнең өчен, киләчәк буыннар өчен кеше булып яшәүнең рухи нигезләрен билгеләп калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев