Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кул белән ясалган могҗиза

2012 елда районның туган якны өйрәнү музее үзенең юбилеен - оешуына ярты гасыр булуын билгеләп үтә.

9 гыйнвар исемендәге поселок, хәзерге Тенеш поселогыннан табиб һәм рәссам Александр Васильев картиналары музейның беренче экспонатлары була. Бай бүләк - танылган таучылар һәм туган поселогында яшәүчеләрнең портретлар галереясын нәкъ менә ул бүләк иткән. Сүз уңаеннан, музейда шушы көнгә кадәр «Бүләк итү көне» сакланган. Районның теләсә кайсы кешесе яки кунагы музейга бүләккә көнкүреш әйберләре, кыйммәтле хатлар, борынгы китаплар, кул эшләре һәм башкаларны китерә ала. «Кама Тамагының чуен һәм агачтан ясалган челтәре» күргәзмәсе якташларыбызның үз куллары белән нәрсәләр эшли алганлыгын ачык күрсәтә. Теләге булган һәркем ай дәвамында Н. Бубеков, В. Семеновның (рәсемдә) агачтан ясалган әйберләрен, шулай ук Затон, Уразлино һәм башка авылларда яшәүче оста кулларның бәйләү-чигешләрен карый ала. Бирегә килүчеләр игътибарын шулай ук кәгазьдән, фанер һәм папье-машедан ясалган әйберләр дә җәлеп итә. Антоновкадан Седов ясаган зур кораб, Затоннан Саша Зубарев кулы белән ясалган чигү станогы һәм, әлбәттә, Кама Тамагыннан Гөлсинә Лотфуллина чиккән әйберләр.

Узган пәнҗешәмбедә күргәзмә ябылышы булды. Анда күп кенә эшләр авторлары һәм кыйммәтле экспонатлар бүләк итүчеләр, шулай ук район хакимияте вәкилләре катнашты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов районда туризмны үстерүгә һәм әлеге эш юнәлешләренең берсе буларак, сувенир продукциясе җитештерүгә аерым тукталды.

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров туган якны өйрәнү музее хакында җылы сүзләр, күргәзмә оештыру планында хезмәттәшлек итәргә әзер булган районның танылган кешеләре турында сөйләде.

Музейга иң актив йөрүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моңа Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселоктан Ания Шәйдуллина (рәсемдә), Наилә Гатауллина, Анна Зубарева, Владимир Семенов, Кама Тамагыннан Гөлсинә Лотфуллина лаек булды.

Чара фикердәшләрнең, осталыкны хөрмәт иткәннәр һәм истә тотканнарның дустанә шартларында чәй табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X