Красновидово кунакларны каршы алды
Быел Татарстанда «Горький +» фестиваленең темасы Максим Горький иҗатына һәм аны сәнгатьнең төрле формалары аша төшендерүгә багышланды.
– Безнең фестиваль күптән түгел – 2022 елда булдырылды, - диде фестивальнең арт-директоры, Россиянең халык артисты, Дәүләт Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов. – Бурычыбыз – Максим Горькийның әдәби мирасын саклап калу һәм аның белән мөмкин кадәр киңрәк тамашачылар даирәсен таныштыру. Елдан-ел фестиваль кызыклырак була бара, чөнки бөек язучы тирәсендә уртак тарих, тормышка һәм иҗатка бер үк төрле караш буенча аңа бәйле башка танылган кешеләр барлыкка килә. “Горький+” өч шәһәрдә – Түбән Новгородта, Казанда һәм Мәскәүдә уздырылганга күрә, без өч төрле программа туплыйбыз һәм Алексей Максимовичны бөтенләй төрле яктан күрсәтә алабыз.
Фестивальне РФ Халык артистлары Евгений Миронов, Ольга Остроумова, Авангард Леонтьев катнашындагы спектакль-концертлар ачып җибәрде.
Чараларның берсендә каматамагылылар да булды, алар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты.
«Бер генә актер катнаша торган спектакль-концерт беркадәр гади кебек тоела. Һәм менә сәхнәдә яшь, талантлы дирижер Тимофей Гольберг җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт академия камера хорыннан 40 ка якын кеше. Матур табигать фонында музыка һәм сихри җыр яңгырый... Сихри тавыш белән Евгений Миронов Горькийны укый башлый. «Макар Чудра»... Һәм тамашачылар күз алдында ирекле чегән тормышы картиналары килеп баса... Халык артистының тавышы ялкынлы да, вакыйганың бар фаҗигасен дә чагылдыра. Аннан соң Изергиль карчыкның шау-шулы, матур тормышы турында сөйләгәне ишетелде. Кульминация булып Данко турындагы легенда яңгырады. Сәгать ярымлык чыгыш гүя бер тында узды... Алкышлар тынмый. Искиткеч чыгыш, хис-кичерешләр, тәэсирләрнең чиге юк... Һәм, әлбәттә инде, талантлы уйнавы белән Казан тамашачысын әсир иткән Мастер Евгений Витальевич Мироновның чыгышы соклангыч булды. Бу шедевраль, тиңдәшсез иде, залдан чыгып китәсе килмәде», – дип сөйләде газетага әлеге спектакльдә булу бәхетенә ирешкән Татьяна Гращенкова.
«Горький+» фестиваленең өч көнендә Татарстанда 50 дән артык чара оештырылды. Нигездә алар башкалада тупланды, ләкин безгә бәхет елмайды – Красновидово авылында режиссер Алексей Федорченконың «Горящий Горький» фильмы премьерасы булды.
5 июльдә Красновидовога «Горький+» фестивален оештыручылар командасы белән Россиянең халык артистлары Ольга Остроумова һәм Евгений Миронов килде. Аларны күп санлы кунаклар һәм авыл халкы каршы алды.
Ольга Михайловна бераз иртәрәк килде һәм Идел буеннан йөреп кайтырга өлгерде. Ул Идел буендагы Самара (Куйбышев) шәһәрендә үскән, ә 1966 елда мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүне яуларга – актриса булырга карар иткән.
– Әни дә каршы килмәде, юлга бөккәннәр пешерде дә мине Мәскәүгә озатты, - дип хатирәләре белән уртаклашты Ольга Михайловна. – Бардым, институтның кайда икәнен белештем һәм шунда ук документларымны тапшырырга киттем. Безнең яшьлектә барысы да ничектер гади генә иде. Хәзер мин оныкларымны шулкадәр еракка җибәрмәс идем. Ә ул чакта мин кайда төн кунарга булуы турында сорадым да, мине шунда ук тулай торакка җибәрделәр.
Шул ук 1966 елда ул ГИТИС студенты була һәм Павел Хомскийның актерлык мастерскоена эләгә.

Авыл халкы һәм кунаклар халык артисткасы белән фотога төштеләр, ул беркемнең дә бу үтенечен кире какмады.
Соңгы тапкыр Ольга Остроумова кинода 2022 елда төшкән, ул вакытта аның катнашында экраннарга «Номинация» фильмы чыккан. Шул ук вакытта 78 яшьлек актриса әлегә кадәр Моссовет исемендәге театр спектакльләрендә уйный һәм «Трое в парке, не считая собаки» һәм «Семейный ужин в половине второго» спектакльләре белән Россия буйлап гастрольләрдә йөри.
– Сез Красновидовога ничек килеп чыктыгыз?
– Женя Мироновны, бу фестивальне яратам. Мине чакырдылар, һәм мин бик теләп риза булдым. Казанда беренче генә тапкыр булуым түгел, шәһәрнең матурлыгына һәм төзеклегенә сокландым. Идел буендагы авылга барырга тәкъдим иткәч, бик шатландым. Мин бит үзем дә Идел буенда үскән кеше, шуңа күрә без күпмедер дәрәҗәдә якташлар да.
Евгений Миронов бераз соңрак килде. Аны тамашачылар гына түгел, җирле артистлар да көтә иде. «Антоновка» театры кунаклар өчен махсус такмаклар иҗат иткән һәм «Балыкта» пантомимасын күрсәтте. Анда Алтай Шуктомов, Матвей Алексашин һәм Искәндәр Башкатов катнашты, алар төрле шәһәрләрдә укыйлар, булачак һөнәрләрен үзләштерәләр. Алтай театр училищесында белем ала, Матвей – булачак IT-белгеч, Искәндәр – булачак табиб.
– Малайлар кичен урамда йөриләр иде, без аларга спектакльдән өзек куярга тәкъдим иттек, – диде Мария Пархоменко. – Алар шунда ук ризалаштылар һәм учак яктысында репетиция ясый башладылар.
Әлеге өзекне ике халык артисты да бик игътибар белән карады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар үз бурычларын бик яхшы үтәде. Евгений Миронов аларга: «Сез талантлы егетләр, тәҗрибә туплау һәм тамашачыгызны сөендерү өчен эшегезне дәвам итегез», – диде.
Ольга Остроумова да, киткәндә, егетләргә иҗади эшләрен дәвам итәргә дигән хәер-фатихасын бирде.
Музей бакчасында чәй эчкәннән соң, Алексей Федорченко төшергән фильмны тәкъдим итү булды. Аның иң танылган эшләре арасында «Овсянки» нәфис фильмы – Федорченконың язучы Денис Осокин белән уртак хезмәте. (Язучы, сценарист Денис Осокин ТРның Биектау районында туган, 2002 елда КДУның филология факультетын тәмамлаган). Федорченко һәм Осокинның хезмәттәшлеге фольклор-мифологик рәвешендәге «Небесные жены луговых мари» һәм «Ангелы революции» уен фильмнарында дәвам итте.

Без Красновидово һәм Казан халкы, шулай ук профессиональ артистлар төшкән документаль-уен фильмны карадык. Фильм юмор белән төшерелгән, Горький, Гагарин һәм Миронов тормышыннан бөтен кешегә билгеле фактлар бик үзенчәлекле тәкъдим ителгән. Фильмны Горький музеенда карарга мөмкин.

Гомумән, көн хис-кичерешләргә һәм күңелле тәэсирләргә бай булды. Танылган артистлар, медиа вәкилләренең үз тамашачылары белән аралашу өчен вакыт табуы һәм рус язучыларының иҗади мирасын саклау өчен барысын да эшләве куанычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев