КЕЛӘНЧЕ: сугыш хатын-кыз өчен түгел
Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Миләш чыпчыклары» спектакленең премьерасы булды.
«Нур» театр коллективы инде күп еллар халык коллективы исемен йөртә, аларның туган авыл, гореф-гадәтләр һәм гаилә кыйммәтләре турындагы спектакльләре күңел кылларына кагыла, көлдерә дә, елата да. Бу юлы келәнчелеләр янә авылдашлары Гөлшат Мөхәммәтшинаның пьесасын сайлаган, ул елдан-ел якташларына үзенчәлекле һәм кызыклы әсәрләрен бүләк итә.
Ир-атлар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкәннәр
Автор үзе дә тамаша залында иде һәм, дулкынланып, яңа пьесасының премьерасын көтте.
– Бу Бөек Ватан сугышында хәрби очучы хатын-кызларның ирләр белән беррәттән дошманга каршы көрәшүләре турындагы әсәр, - диде Гөлшат Тәлгать кызы. Җиңүнең юбилей елында бу аның сугыш темасын яктырткан икенче пьесасы: хәрби госпиталь табиблары һәм шәфкать туташлары турындагы «Ак күбәләкләр» спектаклен олыкарамаллылар күрсәтте. – Әсәргә исем табу һәрвакыт кыен, чөнки ул булачак спектакльнең асылын, яшерен мәгънәсен чагылдырырга тиеш. Билгеле булганча, Евдокия Бершанская командалыгындагы 46 нчы гвардия төнге бомбардировка полкының курку белмәс очучы хатын-кызларын немецлар «төнге убырлар» дип йөрткәннәр. Мин исә пьесаны «Миләш чыпчыклары» дип атарга булдым, чөнки бу кошлар төркемнәре белән миләшкә очып кунар өчен төнге вакытны сайлый. Әлеге пьесаны язарга керешкәнче, сугыш чорындагы очучы хатын-кызлар турында күп мәгълүмат тупладым, аларның хатирәләрен укыдым, шул чорның тарихи фактлары бик кызыклы булды. Мәсәлән, минем героиням Евдокия Бершанская – чыннан да Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхес, Суворов орденыналаек булган бердәнбер хатын-кыз буларак тарихка кергән очучы. Ә очучыларны “төнге убырлар” дип шуңа күрә дә атаганнар – кукурузникның фанерадан эшләнгән канаты тукыма белән тышланган булган, һәм бомба кояр алдыннан моторны сүндереп очканда, бу материалның күлмәк итәге кебек җилдә кыштырдавы ишетелгән. Пьесада шулай ук табибның очучыларга шоколад бирергә дигән карары – реаль факт, чөнки алар хәлдән тайганчы очканнар, хатын-кыз дип аларга ташлама ясамаганнар…
Спектакль азагында сугыштан соң күп еллар узгач һәр героиняның тормышын тасвирлаган күренеш бик күңелгә үтеп керерлек һәм әһәмиятле булды. Аларның барысы да инде тыныч тормышта гаиләләр корып, балалар үстерәләр, тик Ниночка Петровага гына гаилә бәхете беркайчан да насыйп булмаячак – аның өчен 791 нче очыш соңгысы булган. 1943 елда Юлия Друнина язганча, “Бу сугыш хатын-кыз өчен түгел, моның белән күпләр килешә. Вакыт су кебек ага, әмма үткән еллар хәтердә кала!» Һәм бу спектакль, иҗади сәләтле, талантлы якташларыбыз ярдәме белән безгә бу турыда кабат искә төшерде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев