Кече Карамал: театр - мәңгелек сер ул
Кече Карамал мәдәният йортының театр коллективы “Идел Йорт” конкурсына Сәет Кальметов пьесасы буенча “Мәңгелек сер” спектаклен тәкъдим итте.
Әгәр дә сез Кече Карамал авылында булсагыз, узган гасыр көнкүреше музее урнашкан авыл клубына керегез. Монда патефоннан алып радиоалгычка һәм кассета магнитофонына кадәр төрле җайланмаларны, ашханә кирәк-яракларын, бишек, шулай ук авыл утырмаларын алардан башка күз алдына да китерү мөмкин булмаган гармуннар һәм баяннарны күрергә мөмкин. Монда бөтен җирдә - фойеда, тамаша залында – бүлмә чәчәкләре үсә, үзеңне өйдә дип хис итәсең.
- Безнең клубта аларның саны 200дән артык, - дип сөйли театр коллективы катнашучылары. Ә менә өйдә бу гөлләр үсеп китә алмый, күрәсең, биредә үзенчәлекле иҗади атмосфера…
Без моңа тиздән инандык: пәрдә ачылуга, тамашачылар күз ачып йомганчы, узган гасырның 60 нчы елларына Илдар Хәйруллин башкаруындагы төп герой Закирның йортына килеп чыктылар. Тәрәзәләрдә пәрдәләр, боланнар рәсеме белән келәм, кием-салым, җиһазлар, керосин лампасы, мич һәм ручкалы борынгы телефон – барысы да безне залдагы күп кенә илленче-алтмышынчы елларда туган өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән шартларга алып керде. Музей экспонатлары вакытлыча сәхнәгә күченгән иде һәм безнең алда сугыш кагылган гаиләнең драматик тарихы башланды.
Пьеса авторы - драматург Сәет Кальметов 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Беренче Украина фронтында сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Үз пьесасында ул сугыш чорының дәһшәтенә карамастан, геройлары яхшылык, мәрхәмәт һәм мәхәббәт тормыш нигезе булган кешеләр булып калуын күрсәтә.
Илдар Хәйруллин тамашачыларга авторның әйтергә теләгән сүзен бик яхшы җиткерә алды. Аның герое сугышны узган, ә гаиләсе һәм туган авылы - яшәвенең төп мәгънәсе. Илдар Мәрхәбович - Эчке эшләр министрлыгы ветераны, әмма хәзер дә эшсез утырмый, Рудник мәктәбендә оператор булып эшли. Ул үзе тумышы белән Кече Карамалдан, ләкин Кама Тамагында яши һәм бу аңа даими рәвештә туган авылына репетицияләргә килергә комачауламаган.
Тагын бер ир-ат ролен - Гарифны - Рауза Миңнуллина уйнады. Моңа ышану авыр иде, чөнки ул сәхнәдә героен шундый оста гәүдәләндерде ки, жюриның сырма (телогрейка) һәм колакчын бүрек кигән бу кешенең ир-ат булуына шиге булмады. Рауза һөнәре буенча почта элемтәсе технигы һәм Уразлинода почта җитәкчесе булып хезмәт куйган. Соңгы 26 елда иминият агенты булып эшли.
Төп геройның кызы Зәкияне - Фәнзилә Моталлапова уйнады. Аның герое яшь буенча күпкә яшьрәк булса да, артистның осталыгы ярдәмендә сәхнәдә бу аерма сизелмәде. Фәнзилә үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, Кече Карамалда яши, ул эшләргә дә, спектакльләрдә уйнарга да өлгерә. Һәм бу, күрәсең, гаиләдән шулай килә, чөнки аның туганы Фәридә Сабирова Көрәледә Фәнзилә кебек медик кына түгел, ә җирле театр коллективының актив катнашучысы да…
Кече Карамалдан Гыйльмуллиннар гаилә җанлы булуның ачык мисалы булып тора. Лилия Гыйльмуллина инде 20 ел клуб мөдире, ә аның ире Илгиз котельный операторы булып эшли. Алар сәхнәдә үз геройларының гади булмаган, кайчак драматик образларын гәүдәләндерү белән генә чикләнми, спектакль буенча дулкынлануларга башкалары да өстәлә. Спектакль алдыннан төнлә аларның сыерлары бозаулаган, ә хуҗалыкларында алар өчәү - Кече Карамалда менә шундый хезмәт сөючән һәм чыдам кешеләр яши.
Суфлер һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гыйззәтова Гөлнурның тугры ярдәмчесе – аның кыз туганы Илгизә Гыйльмуллина. Шулай булгач, гаилә подряды күзгә күренеп тора. Гөлнур Кама Тамагындагы икмәк пешерү йортында да, туган авылында фермада да эшләгән.
Илһамия Хәбибуллина авыл клубында 20 ел хезмәт куйган. Ул күршедә яшәүче һәм һәрвакыт сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә килергә әзер булган гади авыл әбисе - Сәлихәне уйнады. Сүз уңаеннан, артистларның костюмнары - аның оста кулларының иҗат җимеше.
Сәхнәдәге коймаклар декоратив түгел иде – аларның тәмле исе тамашачыларның борыннарын кытыклады. Ә аларны мәдәният йорты хезмәткәре Фәния Таҗетдинова пешергән, ул артистларга суфлер ролендә ярдәм итте. Бу юлы режиссер Зифа Садреева иде. Зифа апа үз вакытында сәүдәдә эшли, авыл клубы мөдире дә була, күрше авылларга җәяү йөрергә туры килгән вакытта авыл Советында да хезмәт куя. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма, күргәнебезчә, авылдашларына ярдәм итүен дәвам итә. Спектакль башланыр алдыннан иҗат коллективына уңышлар теләп чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин кебек үк.
Бу авыл мәдәният йортында менә шундый дустанә һәм эчкерсез атмосфера хөкем сөрә, анда гөлләр дә чәчәк ата һәм талантлар да ачыла...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев