Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьгвардиячеләр - тарихи-мәдәни мирасны яклау ягында

Узган атна ахырында безнең районда "Яшь гвардия" берләшмәсе активистлары делегациясе булды.

Бу аларның безнең районга беренче килүләре генә түгел. Яшьгвардиячеләр МГЕР региональ штабы координаторы Равил Сиразеев җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин музеена ярдәм күрсәтү максатыннан килгән. Очрашуны "Бердәм Россия" партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков ачты.
"2012 ел Республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде һәм шуңа күрә яшьләрнең очрашуын Туфан Миңнуллин музееннан башладык. Ул үзен иҗади яктан гына күрсәтеп калмыйча, ТР Дәүләт Советы депутаты буларак сәяси өлкәдә дә актив эш алып барды",-диде Вадим Викторович. Аннан соң яшьләр һәм һәвәскәр кино халыкара фестивале жюри члены, шагыйрь, киносценарист Елена Крайнова сүз алды. Ул "Безнең кино" проекты турында сөйләде, аның кысаларында республика районнарында россия һәм Татарстан кинематографистлары фильмнарын карап кына калмыйча, сынлы сәнгать күргәзмәләре, концертлар, талантлы яшьләр чыгышлары, тамашачыларның театр актерлары белән очрашулары да үткәрелә.
МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов күп милләтле Татарстан халкының тарихи- мәдәни мирасы һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне буыннан буынга тапшыру хакында сөйләде. Аның чыгышын район туган як музее директоры Ирания Сәгъдиева дәвам итте.
Туфан Миңнуллин музее директоры Рәсимә Нәҗмиева катнашучыларны аның экспозициясе белән таныштырды, аннан соң район китапханәсенә чакырды. Анда катнашучылар игътибарына "Татарстан Республикасы вакыт безне сайлады" документаль фильмы тәкъдим ителде. Аны караганнан соң КГУКИ кинемотография һәм телевидение факультеты студентлары МГЕР региональ штабы яшьләр активы белән үзләрен борчыган проблемалар, киләчәккә планнар турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында Туфан Миңнуллин музеена МГЕР төбәк штабыннан һәм мәдәният, әхлак, этникара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча төбәк политсовет комиссиясе члены Елена Крайновадан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев