Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа уңыш

8 октябрьдә Казанда Г. Камал исемендәге ТДАТта яшь башкаручыларның "Татар моңы" II Халыкара телевизион конкурсы булды.

Анда РФның төрле шәһәрләреннән (Казан, Әлмәт, Екатеринбург, Мәскәү һ.б.) 150 конкурсант, БДБ илләреннән, Казахстан, Пекиннан 37 кеше катнашты. Алар арасында Казанда 15 сентябрьдә үткәрелгән I турда җиңүче - Кама Тамагы муниципаль районы вәкиле, Куйбышев Затон штп музыка мәктәбе укытучысы Светлана Булатова да бар иде.

Төп конкурсантлар - мәдәният университеты студентлары, Р. Низамов, Р. Ибраһимова, В. Усманов, С.Фәтхетдинов кебек танылган татар башкаручыларының укучылары.

Конкурс программасы өч өлештән торды. Башта конкурста вокаль-инструменталь ансамбльләр, аннары вокаль ансамбльләр, бары тик конкурс ахырында гына вокалистлар чыгыш ясады, алар арасында безнең светлана Булатова да бар иде.

Конкурска бәяне Ф. Сәләхов, Р. Ибраһимова, Р. Низамов һ.б. бәя бирде.

Светлана әлеге конкурста өченче тапкыр катнаша һәм өченче тапкыр әлеге конкурс дипломанты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев