Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты эзе бар

Без инде хәбәр иткәнебезчә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры драматург әсәре буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" исемле спектакль белән безнең районда гастрольдә иде. Ул Туфан абыйның туган көнендә- 25 августта язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗада яңа төзелгән клубта булды. "Исәнме, Туфан авылы!,-дип башлады сүзен театрның баш...

Без инде хәбәр иткәнебезчә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры драматург әсәре буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" исемле спектакль белән безнең районда гастрольдә иде.
Ул Туфан абыйның туган көнендә- 25 августта язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗада яңа төзелгән клубта булды. "Исәнме, Туфан авылы!,-дип башлады сүзен театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев. «Без Кама Тамагына килергә яратабыз һәм еш киләбез. Менә бу юлы кыска вакыт эчендә яңа клуб пәйда булган. Бик күркәм, афәрин!" Аңардан соң МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев аңа җавап итеп: "Төзүчеләр көн-төн эшләде. Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр бик сирәк туа дөньяга. Аның кебек авыл өчен күңел биреп йөргәннәр дә аз". Зөфәр Галимулла улы ел саен Туфан аганы туган көнендә искә алуны традициягә кертик дигән тәкъдим ясады. Зал тутырып килгән халык спектакльне карап рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X