Якташыбыз – Россия Федерациясенең атказанган артисты
Мәскәү мимика һәм ишарәләр театры артисты, якташыбыз Мөдәрис Мозаффаровка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеме бирелде.
Бу хакта безнең газетага мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева хәбәр итте. «Аны чын күңелдән лаеклы бүләкләнүе белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм алга таба иҗади уңышлар телибез”, - диде ул.
Мөдәрис Заһир улы Олы Салтык авылыннан, ул 22 яшендә дөньяда беренче һәм Россиядә бердәнбер булган стационар профессиональ саңгырау артистлар театры актеры була. Бу уникаль театр 1963 елда Мәскәүдә оештырыла, һәм Мөдәрис Мозаффаров 1975 елдан ишарәләр теленә, пластикага, пантомима, музыка һәм бию элементларына нигезләнгән спектакльләрдә катнаша. Өстәвенә, сәхнәдә барган вакыйгаларны профессиональ дикторлар синхрон рәвештә яңгырата, шуңа күрә мимика һәм ишарәләр театрының спектакльләре саңгырау тамашачылар өчен генә түгел, ишетүче балалар һәм өлкәннәр өчен дә ачык.
Якташыбыз үзенең ярты гасырлык диярлек иҗади хезмәт тормышын театрга, сәнгатькә багышлаган, һәм менә апрель аенда илебез Президенты Владимир Путин аңа Россиянең атказанган артисты исемен бирү турындагы Указга кул куйган.
Мөдәррис Заһир улының хезмәттәшләре аның уңышына чын күңелдән шатлана:
- Без моны күпме көттек! Мөдәррисне аның тормышындагы, шулай ук безнең театр тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз! - дип язалар алар Мәскәү театрының Телеграм-каналында.
Ә безнең газета күптән түгел генә олысалтыклылар куйган спектакль турында язган иде. Биредә һәр ел саен премьера була, анда талантлы үзешчән артистлар уйный. Бу юлы пьесаны авыл мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова язган, бу җир иҗади сәләтле кешеләргә бай, күрәсең…
- Аның гаиләсе безнең урамда яшәде, - дип сөйләде безгә Мәйсәрә Карибулла кызы. - Мөдәрис Заһир улы үзе дә, ике сеңлесе дә саңгырау-телсез булуларына карамастан, әти-әниләре балаларының тормышта үз урыннарын табуларын, югалып калмауларын теләгән. Саңгырау-телсезләр өчен махсус балалар бакчасына йөри башлаганда, Мөдәрискә нибары биш яшь булган, шуңа күрә ул авылдан бик иртә чыгып киткән. Ләкин барыбер туган авылын онытмый, җәй көне кунакка кайткач, бөдрә чәчләрен җилфердәтеп, урам буйлап елмаеп атлый. Без аны шатланып каршылыйбыз һәм кочаклап алабыз. Ул ишетмәсә дә, иреннәргә карап, безне аңлый һәм бар күңеле белән һәркемгә ачык…
Язмабыз герое кечкенә чакта әтисе Юдино бистәсендә саңгырау-телсез балалар өчен махсус балалар бакчасы барлыгы турында ишетә. Биш яшьлек Мөдәриснең киләчәге барлыгын аңлап, әти-әнисе улларын шул бакчага илтә. Ә ул яңа урында каушап калмый - барлык чараларда актив катнаша башлый, биредә малай беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, «Три поросенка» әкиятендә катнаша, шул рәвешле, балалар бакчасының иң яшь кенә түгел, иң күренекле артистына әверелә.
1962 ел - мәктәпкә барыр вакыт җитә. Шул елны Югары Осланда саңгырау-телсез һәм начар ишетүче балалар өчен интернат-мәктәп ачыла, һәм малайны шунда бирәләр. Ләкин 1966 елда мәктәп ябыла, һәм Мөдәрисне Бөгелмәгә күчерәләр: яңа мәктәп, яңа кешеләр, яңа сыйныфташлары. Өч елдан соң янә күченү... Бу юлы Елизавета Гурьевна Ласточкина исемендәге Казан интернатына урнаштырыла, анда булачак артист 5 ел укый һәм иң яхшы укучыларның берсе була. Беренче көннәрдән үк спорт ярышларында катнаша, тора-бара саңгырау-телсез егетләр арасында җиңел атлетика буенча ТАССР Чемпионы була, ә аннары РФ беренчелегендә дә катнаша.
Тренер булырга хыяллана, тик артистлык юлын сайлый - дөньяда беренче һәм Россиядә бердәнбер булган саңгырау артистларның профессиональ театры актеры булып китә. Бу уникаль театр 1963 елда Мәскәүдә оештырылган, һәм Мөдәрис Мозаффаров 1975 елдан ишарәләр теленә, пластикага, пантомима, музыка һәм бию элементларына нигезләнгән спектакльләрдә уйный башлый. Сәхнәдә барган вакыйгалар бер үк вакытта профессиональ дикторлартарафыннан яңгыратыла, шуңа күрә мимика һәм ишарәләр театрындагы спектакльләр саңгырау тамашачылар өчен генә түгел, ишетүче балалар һәм өлкәннәр өчен дә ачык.
"Чыгыш алдыннан музыка тулы куәтенә куела, без һава вибрацияләре буенча ритмны тоябыз һәм уйныйбыз. Тәннәребез, йөзләребез, күзләребез – барысы да сәхнәгә буйсына. Күзләр күңел көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Без саңгырау - телсезләр өчен, бу 100 процент дөрес», - дип сөйли үзенең иҗаты турында Мөдәррис Мозаффаров.
1983 елда якташыбыз «Театраль Мәскәү - 83» фестивале лауреаты була. Дипломны аңа жюри рәисе СССРның халык артисты Руфина Нифонтова тапшыра. Гастрольләр белән ул бөтен дөньяны әйләнеп чыга, күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә: Ленинград (Санкт-Петербург), Тбилиси, Рига, Даугавпилс, Севастополь, Целиноград, Чиләбе, Омск, Тула, Хабаровск, Владивосток, Артем, Владимир, Дондагы Ростов, Калинин, Минск, Свердловск, Одесса, Краснодар, Киров, Сочи, Лазаревск, Адлер, Красноярск, Иркутск, Иваново, Липецк, Болгария (Варна), Чехословакиядә (Брно, Братислава, Прага), Америка (Вашингтон), Финляндия (Хельсинки), Польшада була һәм бөтен җирдә бу уникаль артистларны җылы кабул итәләр.
Мөдәрис Мозаффаровның исеме Кама Тамагы турындагы китапта башка танылган якташларыбыз белән беррәттән искә алынуына гаҗәпләнәсе юк, тумыштан ук үзенең уңышлы киләчәге өчен көрәшергә мәҗбүр булган һәм моңа ирешкән шундый күренекле кеше белән горурланырга гына кирәк…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев