Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оештырылган драма түгәрәге узган елның октябреннән эшли. Бу вакыт эчендә аңа йөрүчеләр Эльвира Каюмова җитәкчелегендә район үзәгендәге ике балалар бакчасында һәм мәктәп укучылары алдында чыгыш ясарга өлгерде инде.

Яңача "Шалкан", "Морозко и 12 месяцев" әкиятенең, "Чудеса в лесу" дип аталган заманча интерпретациясен сәхнәләштерү- зур тырышлык, репетицияләр, декорацияләр һәм сәхнә костюмнары әзерләү нәтиҗәсе. Күңелле музыкаль спектакльләр балаларга бик ошады. Тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналар яшь актерларга һәм остазларына әлеге файдалы башлангыч өчен рәхмәтле. ә иң мөһиме - әлеге әкиятләр яхшылыкка өнди. Шулай булырга тиеш тә, чөнки без, өлкәннәр, балаларыбызны тормыштан аерылган персонажлары, әхлак төшенчәләре буталган, усаллык һәм көчләүне пропагандалаган компьютер уеннары һәм мультфильмнарның тискәре йогынтысыннан сакларга тиешбез.

Түгәрәк дәресләре махсус программа буенча үткәрелә. Балалар теорияне - сәхнә осталыгы нечкәлекләрен, мимиканы, ишарәләрне өйрәнә, грим, афишалар, костюмнар әзерләү серләре белән таныша. Биредә һәркем иҗади процесска тартылган. Ахыргы нәтиҗә өчен янып йөриләр, тәкъдимнәр кертәләр, үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар.

"Безнең максат, аралашу күнекмәләрен үстерү, балалар тәкъдим ителгән төрле ситуацияләрне бик теләп уйнап күрсәтә, төрле вариантлар уйлап таба. Балаларга үзләрен күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирү иң мөһимедер, -дип ассызыклады Эльвира Миндил кызы. - Теләге булучылар, бигрәк тә малайлар кирәк, түгәрәккә килә ала. Ә хәзер "Чудеса в лесу" тамашасында катнашучыларны әйтеп үтәсем килә. Болар - Марфа ролендә - Таңсылу Хәсәнова, Настя - Милена Вәлиуллина, үги ана - Эльвина Сиразова, Лесовик - Никита Сухов, Леший - Илнур Дәүләтшин, Убырлы карчык - Наилә Хананова, Кикимора - Эльвира Өлфәтова, шамакайлар - Алия Нигъмәтҗанова, Әдилә Хәмидуллина".

Узган сишәмбедә мәктәптә "Чудеса в лесу" әкиятенең премьерасы булды, алда әле чыгышлар күп, буш вакытларын кызганмыйча, кечкенә тамашачыларга матурлык бүләк иткән балаларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев