Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шагыйрь мирасын өйрәнәбез

Мәгълүмати-методик үзәктә бөек татар шагыйре Габдулла тукай тууының 127 еллыгына багышланган шигырь укучыларның район конкурсы булды. Анда район мәктәпләреннән 29 укучы катнашты. "Тукайның иҗаты бәһасез, аны өйрәнүдә сезгә уңышлар телим"-диде шигырият сөючеләргә социаль мәсьәләләр буенча муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы марина Сорокина, 5-8 сыйныф укучылары арасында Олы...

Мәгълүмати-методик үзәктә бөек татар шагыйре Габдулла тукай тууының 127 еллыгына багышланган шигырь укучыларның район конкурсы булды.
Анда район мәктәпләреннән 29 укучы катнашты. "Тукайның иҗаты бәһасез, аны өйрәнүдә сезгә уңышлар телим"-диде шигырият сөючеләргә социаль мәсьәләләр буенча муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы марина Сорокина, 5-8 сыйныф укучылары арасында Олы Кариле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илнар Идрисов (җитәкчесе Асия Гәрәева) башкару осталыгы белән жюри әгъзаларын әсир итте. Икенче урынга Кама Тамагы мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Алия Нигъмәтҗанова (Фирая Шәфигуллина ) лаек булды. Тәмте мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Энҗе Садыйкова (Ольга Малафеева) III урында. Рус телле балалардан шушы ук төркемнән I урынга Анастасия Жидяевская (Гөлнара Исмәгыйлева), II урынга Кирельск мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Дарья Шаповал (Гөлфинә Абдуллина), III урынга Затон мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Наталья Увина (Зәйнәп Зарифуллина) чыкты. Өлкән сыйныф укучыларыннан Иске Казиле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Регина Хәйруллина (рәсемдә, Фирдәүс Кадыйрова) "Су анасы" шигырен бик оста, артистларча укып, I урынны яулады. II урынга лаек булган Олы Салтык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зөлфәт Сабирҗанов (Сөембикә Сабирҗанова) башкаруындагы "Шүрәле" барлык тамашачылар күңеленә дә хуш килде. III урын Олы Кариле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлүсә Зыятдиновага (Гөлкәй Нуруллина) бирелде.
Рус телле балалар арасында беренче урында Кама Тамагы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Татьяна Перцева (Ләйлә Хәсәнова) иң яхшысы дип табылды. Тәмте мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Екатерина Семенова (Ольга Малафеева) һәм Рудник мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Виктория Хаҗиәхмәтова (Венера Хөсәинова) II һәм III урыннарда. Чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнгән чараны алып баручы өлкән методист Зилә Гыймадиева әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча катнашучылар арасында викторина үткәрде, монда Келәнче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Лилия Сафина (Гүзәл Ганибаева) аерылып торды.
Призлы урыннарны яулаучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр, катнашучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X