Келәнче авылында «Чабыр җыены» үтте
Йөз ел элек Келәнче җирлегендә «Чабыр җыены» узган, анда барлык күрше авыллардан кешеләр килгән.
Узган ел келәнчелеләр “Чабыр җыены” бәйрәмен яңадан торгызырга карар кылалар һәм күп еллар эчендә беренче тапкыр борынгы бәйрәмне үткәрәләр. Ул вакытта авыл халкында җыен ел саен узар дигән өмет барлыкка килә.
Быел өмет акланды. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйровның көче һәм тырышлыгы белән бәйрәм аның өчен традицион булган урында - Чабыр тавы итәгендә узды.
Келәнчедәге җирле Сабантуйлар һәрвакыт оешканлыклары һәм һәркемгә билгеле булулары белән дан тотты. Монда барлык тирә-як авыллардан халык җыела иде. Иганәчеләр - авылдан чыккан кешеләр - җирлек башлыгының үтенечен кире какмаган, шуңа күрә ярышларда катнашучылар бай бүләкләр алдылар. Шулай булгач, ат чабышларында, көрәштә һәм башка милли уеннарда катнашырга теләүчеләрдән чират тезелде.
Сабантуй гореф-гадәтләре әкрен генә авыл бәйрәменә күчте. Бирегә районыбыздан, күрше авыллардан күп кенә кунаклар килде. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Наил Вазыхов сәламләде. Узган ел тантаналы рәвештә халыкның бердәмлеге һәм иминлеге символына әверелгән истәлекле таш ачылган иде. Быел бәйрәмне үткәрү урынын билгеләү өчен Тенешнең гипс руднигыннан зур таш алып килделәр, аңа эссе дә, суык та, яңгыр да куркыныч түгел. Җирле осталар берничә фотога төшү һәм теләк теләү урыны әзерләгәннәр. Июль кояшы астында кызган металл мәйданчыкка учны куеп, күңел түрендәге теләкне әйтергә кирәк. Аксакаллар ул тормышка ашачак дип вәгъдә бирә.
“Бу бәйрәм соңгы тапкыр үткәндә миңа дүрт яшь чамасы иде", - ди авылда туып-үскән Мөнирә Хәлиуллина. "Бу 1941 елның июнь ае иде. Ак яулыклы хатын-кызларның карусельдә әйләнү күренеше гомерем буе озата барды.
Бу бәйрәм безнең якларда йөз еллар дәвамында узган. Келәнчедә ул өч көн барган. Урын билгеле булган, чөнки озак еллар Бәки базары сәүдә кешеләрен җыйган. Сүз уңаеннан, Бәки базары соңгы тапкыр 1954 елда үткән. «Чабыр җыены» бәйрәменә ерактан килгәннәр, шалашлар, чатырлар корганнар, өчәр көн яшәгәннәр, сарыклар суйганнар, шулпа пешергәннәр. Ләкин иң мөһиме, безнең бабаларыбыз һәм әти-әниләребез сүзләренә караганда, бу бәйрәмдә беркем дә беркайчан да талашмаган һәм сугышмаган. Ул бик күңелле һәм тату үткән. Мөгаен, шуңа күрә монда кешеләр гаиләләре белән үзләренең якыннары өчен курыкмыйча килгәннәрдер.
Мондый бәйрәм 80 ел булмады. Һәм мин аның торгызылуына бик шат. Бу безнең гореф-гадәтләребез, без аларны белергә, сакларга һәм хөрмәт итәргә тиешбез".
Бәйрәм бик күп данлыклы кунакларны җыйган иде. Аларның берсе – шушы авылда туып үскән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Бәйрәмне әзерләүгә җирле халык актив кушылды.
Тимерчелек хуҗасы Ринат Гомәров чәчәк рәвешендә һәм “Чабыр тау” дип язылган биек аркалы эскәмия эшләгән. Хәсиб Гайнуллин бәйрәм исеме белән майданга капка ясаган, Раиф Вәлиев чишмә өчен самовар эретеп ябыштырган, Илфат Гыйльманов чишмәне чистарткан һәм төзекләндергән.
Чара дәвамында район үзешчәннәре һәм килгән кунаклар тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Балалар халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Олылар өчен ат чабышлары, билбау көрәше һәм башка ярышлар узды. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.
Күп еллар элек булган кебек барысы да очрашуга шат иделәр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев