Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балачак бәйрәме

Балачак... Кеше тормышының иң матур вакыты. Бала көлүен ишетүдән дә, баланың бәхетле елмаюын күрүдән дә күңеллерәк нәрсә юктыр.

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Кирельск авыл мәдәният йортына сәгать 10.00 да бу көнне күңелле үткәрү өчен балалар җыелды. "Безнең ишек алды уеннары" исеме астында күңел ачу программасын авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган иде. Күңел ачу программасы ике өлештән торды. Беренче өлештә китапханәче Нина Гончарова балаларны бәйрәмнең оешу тарихы белән таныштырды, викторина үткәрде һәм авыл китапханәсенең даими укучыларын булган балаларны билгеләп үтте. Программаның икенче өлеше халык уеннарыннан төзелгән иде, аларда балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм тәмамлангач барысы да истәлеккә фотога төште һәм татлы призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев