Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Артист юбилеенда

11 февраль көнне Казанның К.Тинчурин исемендәге театр бинасында ТАССРның халык артисты, танылган актер, якташыбыз Ринат Мифтаховка 75 яшь тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе булды.

Ул озак еллар дәвамында тамашачы күңелендә тирән мәгънәгә ия образлар тудыручы талантлы шәхес. Бөтен җаны-тәне белән сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк кеше. Аның образлары аша илһам, дәрт, күңелгә дәва аласың. Менә бу кичне дә районыбыздан 21 кешелек делегация аның бәйрәм кичәсендә катнашты. Сәхнәдә аны дәүләт эшлеклеләре, дуслары котлады, ә МР башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов ЖК телевизоры тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Соңыннан тамашачы Әмир Камалиевның "Моңлы ядкәр" исемле трагикомедиясен карады. Ринат Мифтахов анда төп рольләрнең берсе - Гарифҗан ролен башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев