Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Хезмәт ветераны котлаулар кабул итте

«Южная Околица» ТИҮ Советы Кама Тамагында яшәүче Зәйтүнә Нәбиуллинада булды, сәбәбе дә күңелле: май аенда ул үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Зәйтүнә Гыйматдин кызы 1937 елда Казанда туган, әнисе тумышы белән безнең районнан – Олы Кариле авылыннан. Аңа дүрт ай вакытта гаилә Кыргызстанга күченә: әтисе шунда шахтер булып эшләгән. 

– 1941 елда сугыш башланганда миңа 4 яшь иде, - дип искә ала Зәйтүнә Гыйматдин кызы. - Әтиемне фронтка чакырдылар, әнием йөкле иде. Әтием үзенең сугыштан исән кайтасын-югын белмәгәнгә, безне Казанга җибәрде: аның безгә кул болгаганын хәтерлим, ә без, балалар, алда нәрсә көткәнен аңламадык…  

Казанда алар авыр сугыш еллары кичерә. Әтиләре сугыштан кайткач,  яңадан Кыргызстанга күченеп китәләр. Гаиләдә биш бала үсә, сугыштан соң да тормыш шартлары авыр була – ил коточкыч югалтулардан соң торгызыла. Зәйтүнә биредә мәктәпне тәмамлый һәм төзелеш тармагында эшли башлый.

20 елдан артык ул намус белән хатын-кыз өчен җиңел булмаган һөнәр – штукатур-рәссам булып хезмәт куйган, эшендә аны һәрвакыт җаваплы хезмәткәр буларак югары бәяләгәннәр, аңа һәрвакыт таянырга мөмкин булган.  

2000 еллар башында Зәйтүнә Гыйматдин кызы кече улының гаиләсе белән Татарстанга Кама Тамагына күченә. Шулай итеп, ул гомеренең өлкәнлек чорын күп санлы оныклары һәм балалары арасында кече Ватанында кичерергә карар кылган.

ТИҮ Советы әгъзалары озын гомерле әбигә бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек һәм иминлек теләделәр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев