Дөньяга караш формалаштыру һәм коррупция сәбәпләрен бетерү
Узган ел Татарстанда коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлап, халыкны хокукый агарту үз нәтиҗәләрен бирә, дип ышаныч белән әйтергә була.
Бүгенге көндә республика халкында «коррупция» төшенчәсе һәм аның формалары шактый нык формалашкан. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, сораштырылган респондентларның яртысы (50,2 %) республикада коррупция дәрәҗәсен «уртача», 14,6% ы - «югары», өчтән бере «түбән» дип бәяли. Гражданнарның коррупция мөнәсәбәтләренә керү теләге дә кими.
- 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе хакимиятендә гражданнарның 76 797 мөрәҗәгате каралган, төп мәсьәләләр социаль өлкәгә кагыла, - дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Дмитрий Россиев. - «Халык контроле» электрон сервисына республикада яшәүчеләрдән 89 186 хәбәр килгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10% ка кимрәк.
Коррупциягә каршы тематика буенча хокукый материаллар массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән «Идел таңнары» газетасында да даими басылып тора. Әмма безгә кисәтү ясалды: район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе түгел, ә ким дигәндә район башлыгы урынбасары интервью бирергә тиеш, шуңа күрә 2026 елда моны төзәтергә кирәк.
Республика коррупциягә каршы эшчәнлекнең төрле формаларын куллана: форумнар, күргәзмәләр, конкурслар һәм башкалар. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган бәйгедә Рудник мәктәбе укучылары актив катнашып, чираттагы тапкыр призлы урыннар яуладылар.
- Соңгы биш елда ачыкланган коррупцион җинаятьләр саны кимеде, әмма 2025 елда аларның кискен үсеше күзәтелде. 2025 елда 1411 җинаять ачыкланган, – Дмитрий Россиев сөйли. – Прокуратура органнары тарафыннан 2025 елда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозуның 1337 очрагы ачыкланган, 735 граждан дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Эштән азат иткәндә, закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыктан дәлилсез качкан хезмәткәрләр өчен «ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү» формулировкасы ешрак кулланыла башлады. Прокуратураның дәгъва гаризалары буенча кабул ителгән суд карарлары нигезендә 2025 елда 7 вазыйфаи зат өчен эштән азат итүгә нигезләр үзгәртелде. Моннан тыш, прокуратураның расланмаган керемнәргә алынган милекне дәүләт кеременә әйләндерүгә 7 дәгъвасы буенча бюджетка 680 млн сумнан артык акча түләтелгән.
Дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы мәгълүматларына караганда, 2025 елда Татарстан Республикасында 18 млрд сумга якын суммада бюджет законнарын бозу ачыкланган. Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү өлкәсендә хокук бозулар, шулай ук дәүләт (муниципаль) сатып алуларын гамәлгә ашырганда хокук бозулар кимү күзәтелә. Шул ук вакытта бюджет акчаларын максатчан файдаланмау һәм нәтиҗәсез куллануга бәйле хокук бозулар артуы күзәтелә. Безнең районда мондый хокук бозулар контроль-хисап палатасы тарафыннан ачыклана.
– Коррупциягә каршы көрәш турындагы, дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәт турындагы Федераль законнар, шулай ук Татарстан Республикасы законнары нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларына кайбер чикләүләр һәм тыюлар йөкләтелде, – Дмитрий Россиев сөйли. - Төп тыюларга түбәндәгеләр керә: физик һәм юридик затлардан бүләкләр алу, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү, якын туганнар белән эшләү буенча чикләүләр, керемнәр, чыгымнар һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү бурычы, чит ил активларына ия булу, шулай ук дәүләт хезмәтеннән азат ителгәннән соң чикләүләр. Безнең район узган ел тәнкыйть зонасына эләкмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев