Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур өмәләр

Җәмәгатьчелек игътибарын тирә-як мохитне саклау, экологик культура формалаштыру һәм үстерү мәсьәләсенә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 20 октябрендәге фәрманы нигезендә 2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Апрель уртасыннан июнь уртасына кадәр республикада зур өмәләр игълан ителде. МР башкарма комитеты...

Җәмәгатьчелек игътибарын тирә-як мохитне саклау, экологик культура формалаштыру һәм үстерү мәсьәләсенә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 20 октябрендәге фәрманы нигезендә 2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Апрель уртасыннан июнь уртасына кадәр республикада зур өмәләр игълан ителде. МР башкарма комитеты җитәкчесе "Кама Тамагы муниципаль районы торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында"гы күрсәтмә чыгарды.
Ике айлыкны үткәрү эшен координацияләү өчен башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Газинур Габидуллин җитәкчелегендәге район оператив штаб составы расланды.
Бу вакыт эчендә нинди эш күләме башкарылуы хакында МР башкарма комитеты каршындагы административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов аңлатма бирде. Атна саен торак пунктлар территорияләрен санитар чистартуга кисәтү чаралары үткәрүгә йомгаклар ясала. Эш төркеме барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзекләндерү кагыйдәләрен 49 бозу очрагы ачыкланды. Урындагы затлар физик һәм урындагы затларга административ хокук тәртибен бозуы турында телдән 23 кисәтү ясалган, административ хокук тәртибе бозу турында 26 беркетмә төзелгән. Нигездә болар - физик затларның каты һәм сыек көнкүреш калдыкларын урамга түгү, терлекләрне тиешсез урында көтү, шулай ук контейнерлар, бункерларның чүп-чар белән тулуы һәм алар янында өелеп ятуы, оешма, учреждение, кибетләргә керү урыннарында урналар булмау, төзелеш материалларының урамга өелүе. Ике айлык вакытында комиссия дүрт утырыш үткәргән, анда административ хокук тәртибе бозу турында 20 эш каралган. Атна саен беркетелгән территорияләрдә өмәләр үткәрелде, агачлар һәм куаклар утыртылды, өстәмә чәчәк түтәлләре ясалды, юл кырые урман полосалары һәм халыкның күпләп ял итү урыннары чистартылды.
Торак пунктларны чистарту үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Чүп-чарның күп өлеше ТБО полигонына чыгарылды. Шәһәр тибындагы поселокларда һәм авыл җирлекләренең үзәк усадьбалары чистарды һәм тәртип урнаштырылды. Җирлек башлыклары халык белән кисәтү эше алып бара. Бу планда Иске Казиле, Кирельск, Сөйки, Олы Салтык авыл җирлекләре яхшы эшләде. Хәзер бу авылларда тәртип. Кечкенә авылларны чистартуга аерым игътибар бирергә кирәк. Җирлек башлыкларына төзекләндерү кагыйдәләре турында санитар чистарту чорына гына түгел, ел дәвамында халыкның исенә төшереп тору зарур.
Ике айлык тәмамланды, штрафлар салынды, чүп-чар чыгарылды, әмма эш ел дәвамында алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев