Янгыннан саклану көненә карата
9 апрельдә Россия Янгын сагы оешуның 365 еллыгы хөрмәтенә Каратал авылын саклау буенча аерым пост командиры Илгизәр Сафин , янгын сүндерче Фәнис Яруллин, ОБЖ укытучысы Камил Галиуллин белән берлектә Иске Казиле мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Укучылар Россиядә янгын сагы оешу тарихы белән генә түгел, Каратал авылындагы...
9 апрельдә Россия Янгын сагы оешуның 365 еллыгы хөрмәтенә Каратал авылын саклау буенча аерым пост командиры Илгизәр Сафин , янгын сүндерче Фәнис Яруллин, ОБЖ укытучысы Камил Галиуллин белән берлектә Иске Казиле мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Укучылар Россиядә янгын сагы оешу тарихы белән генә түгел, Каратал авылындагы аерым пост тарихы белән танышты. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Дәрес ахырында укучыларга гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белешмә таратылды. Аерым пост хезмәткәрләре мондый дәресләрне районның башка уку йортларында да үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев