Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннар очрашты

-Теләсә нинди отчетны бер төн эчендә язып, башкарылган эш турында трибунадан сөйләргә була. Без күргәннәрне бер төн эчендә генә эшләп булмый,- кунаклар әйткән сүзләрдән. Узган җомгада районда район ветераннар советларының җирле үзидарә органнары белән үзара эшләү мәсьәләсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча ТР район һәм шәһәр ветераннар оешмалары рәисләренең республика...

Семинар эшендә ветераннарның республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, республика советы президиумы әгъзалары, республиканың 17 районы һәм Казан шәһәре советлары рәисләре катнашты. Кунаклар арасында сугыш ветераны, Әлмәт ветераннар советы рәисе Васил Хуҗиәхмәтов һәм якташыбыз, Яр Чаллы ветераннар советы рәисе Наил Сафинны аерым әйтеп үтәсе килә.
Кунакларны беренчеләрдән булып красновидоволылар каршы алды, "Оберег" фольклор ансамбле аларны җыр-бию белән каршы алып, Горький музеена озатты. Биредә алар видеотәкъдим итү вакытында авыл ветераннар советы эше белән таныша алды. Красновидовода бу юнәлеш зур һәм төрле эшчәнлек алып барыла: юбилярларны хөрмәтләү, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү, район газетасында ветераннар турында мәкаләләр бастыру һ.б. Совет рәисе Александр Камонинның төрле ташламаларга ветераннарның хокукын яклау буенча актив позициясе аеруча шатландыра. Директор Ольга Гришукованың музейга кечкенә сәяхәте бу авылга визитны тәмамлады.
Бу көнне тәҗрибәле "гид" ролен башкарган муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов кунакларны уңайлы автобуста районның табигый һәм кулдан ясалган матур урыннары белән танышырга алып китте.

Тәрәзәдән немец хәрби әсирләре җирләнгән урынга куелган һәйкәл, Антон чокырлары, Гипс руднигы, флотның ремонтлау базасы, яңа технология буенча төзелгән терлекчелек биналары бер-бер артлы артта калды. Гипс эшкәртү буенча "Фоника гипс" заводы сәяхәтнең ахыргы пункты булды. Кайтыр юлга чыккач кунаклар бүгенге көнгә причалда торучы "Булгария" теплоходы янына тукталды. Кызыл канәферләр батып үлүчеләр истәлеге булган судно янындагы суга төште.
- Без сезнең музейны күрдек, ниндидер ташландык иске баракта, безнекеләр белән чагыштырырлык та түгел,-диде Буа һәм Тәтештән килүчеләр Красновидовода калганнарны көтеп торган арада.
-Әйе, менә бу музей, нинди матур бина, әле ветераннар советы өчен дә мөмкинлекләр каралган, бездә мондый шартлар юк,- дип тел шартлатты шул ук кешеләр без районның Туган якны өйрәнү музеена килеп кергәч. Музейның фәнни хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева кечкенә сәяхәт үткәрде, катнашучыларга биредә эшнең кәгазьдә генә түгел, халык, оешма, учреждение белән тыгыз элемтәдә алып барылуын әйтте, яңа стендлар һәм чаралар әзерләнә. Бүген район тормышы турында сөйләүче төрле истәлекле даталарга алмаш стендлар кунакларның аерым игътибарын җәлеп итте. Якташыбыз драматург Туфан Миңнуллин йорт музеенда семинарда катнашучылар классикның китаплары һәм эшләре, эш атмосферасы, татар халкының иҗади рухы белән таныша алды. Аннан соңгы тукталышны кунаклар теләге булган һәркем ике атналык тернәкләндерү курсы уза алган халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге иде.
Семинарның ахыргы этабы район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очрашу булды. Әлеге очрашуны Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоннан пенсионерлар хор коллективлары ачты. Матур костюмнар һәм шаян җырлар район җитәкчелегенең пенсионерлар ихтыяҗына һәм теләкләренә мөнәсәбәтне ачык күрсәтте.
Пленар өлешне Хәбир Газиз улы ачты.
-Кама Тамагы җирендә очрашу идеясен Зөфәр Галимуллович әйтте. Ул безне кунакка берничә тапкыр чакырды һәм бирегә килүебезгә беркем дә үкенмәгәндер дип ышанам.
Ул район җитәкчелеген, шәхсән Зөфәр Гарәфиев һәм район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиевага җылы кабул итүләре, әзерлек һәм уйланылган программа өчен рәхмәтен җиткерде.
- Барлык эшләремне читкә куеп, бирегә килүемә бик шатмын, - ди Апастан килгән кунак Мәнфуса Хәкимҗанова. - Эшем өчен күп файдалы нәрсә ишеттем.
- Хезмәттәшләренең ветераннар белән ничек эшләвен карау өчен бирегә район башлыклары белән бергә килергә кирәк иде, - ди Казанның Мәскәү районы ветераннар советы рәисе Роза Ананьина. - Без күргәннәрне берничә көн эчендә булдырырга мөмкин түгел.
- Бик ошады, афәрин, бөтен эшләрен кыскача гына итеп күрсәттеләр, - диде президиум әгъзасы Шәфкать Чумарин. - Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт, коллегалар күп нәрсәне үз эшләрендә кулланыр дип уйлыйм.
Әлеге "картаймаучы", күпләре озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән ветераннар белән аралашу безгә, яшьләргә дә күп нәрсә бирде. Аларның күбесе сәясәтне, законнарны яхшы белә, компьютер белән дус, теләсә нинди темага сөйләшә ала, физик формалары яшьләр сокланырлык, үзләренчә матур, үз фикерләре бар һәм аны яклый белә. Алар бүген дә безнең өчен үрнәк. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев