Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Терлек азыгы турында кайгыртып

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә безнең районда планлы эш визиты белән булып китте.

Ашлык кабул итү предприятиесе чатындагы күпьеллык үләннәр басуында аны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, район хезмәте, авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары белән бергә каршы алдылар.
Эш визитының максаты- кышкы абзарларда асрау чорына җәмәгатьчелек терлекләре өчен азык әзерләү белән танышу. Моннан тыш, бөртекле һәм башка культура чәчүләре каралды.
Марат Готыф улы агросәнәгать комплексы системасындагы гамәлдәге, планлаштырылган Федераль һәм республика программалары турында сөйләде, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләргә яңа техника алырга кирәк, чөнки булганнары искергән. Терлек азыгы әзерләүдә безнең хезмәтчәннәр эшенә бәя биреп, ул бездәге эшләрнең әле генә булган Тәтеш районына караганда яхшырак оештырылуын билгеләде. Шулай ук субсидияләр түләү, гаилә фермалары эше һәм кайбер башка сорауларга җаваплар бирелде.
Эшкә "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев аңлатма бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев Ленин исемендәге хуҗалыктагы сөтчелек комплексы төзелешен төгәлләүдә ярдәм сорады. Марат Готыф улы Сөйкидәге сөтчелек комплексының икенче чираты төзелешен төгәлләүгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Алга куелган бурыч-тизарада барлык күпьеллык үләннәрне чаптырып, алардан сыйфатлы печән алу.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 7130 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне чаптырырга кирәк. Кичәге көнгә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 722 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган. Бу булган мәйданның 11 проценты. Барлык күләмнән 602 гектар печәнгә һәм 120 гектар яшел азыкка әзерләнде. Ленин исемендәге һәм Олы Кариле хуҗалыкларында чаптыруга керешмәгәннәр әле.
Рәсемдә: Тр премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызга эш визиты белән килгән вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев