Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Старт бирелде

Район предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләре хезмәт коллективлары арасында VII район спартакиадасы старт алды.

Узган елда берләштерелгән 27 команда катнашса, быел эреләндерү нәтиҗәсендә 16 команда гына булды.

17 мартта мәктәп күлендә чаңгы эстафетасында әлеге ярышларда берничә ел рәттән катнашучылар белән беррәттән чаңгыга яңа гына басучылар да көч сынашты. Аларның яше 20дән 60яшькә чаклы һәм аннан да артык иде. Иң өлкәне - ПУ-72нең физика укытучысы Татьяна Завалова, яшьләрдән калышмыйча, уртак нәтиҗәгә үз өлешен кертте.

МР Советы һәм башкарма комитет, Кама Тамагы штп МСУ, «бердәм Россия» җирле бүлекчәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы командасы беренчелекне алды. Икенче урында - социаль яклау идарәсе, социаль иминләү идарәсе, ПФ, ЦСОН, Кама Тамагы татар мәктәбе. Газ хезмәте, мәдәният бүлеге, РДК, ЦБС һәм музей командасы өченче булды.

Спартакиаданың беренче этабында, кызганычка каршы, берничә команда катнашмады. Алар командага беренче баллардан да, спорт ярышында катнашучылар алган күтәренке кәефтән дә мәхрүм калды. Коллективлык рухы һәм үзеңә ышану командаларга киләсе ярышларда җиңү китерсен.

Рәсемдә: чаңгы эстафетасының башлануы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев