Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт яшәү рәвешенә әверелсен өчен

Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары бара. Аны РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ачты. Казан тагын бер кат Россиянең спорт башкаласы статусын раслады. Татарстан-уникаль регион, биредә һөнәри дәрәҗәдә дә, һәвәскәрләр арасында да, башкалада гына түгел, һәрбер районда спорт белән шөгыльләнүгә барлык шартлар...

Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары бара. Аны РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ачты. Казан тагын бер кат Россиянең спорт башкаласы статусын раслады.

Татарстан-уникаль регион, биредә һөнәри дәрәҗәдә дә, һәвәскәрләр арасында да, башкалада гына түгел, һәрбер районда спорт белән шөгыльләнүгә барлык шартлар тудырылган. 2015 елда 10 спорт объекты сафка басачак, шуларның 5се- йөзү бассейны белән. Объектлар федераль программалар кысаларында һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелә. 2013-2014 елларда Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. 2013 елда Кама Тамагы һәм Тенеш поселокларында ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырылды, район өстәмә 14 тренажер алды. Әлеге мәйданчыклар безнең районга Универсиадага әзерлек вакытында актив катнашкан өчен бүләк итеп бирелде. 2014 елда Тәмте, Сөйки һәм Куйбышев Затонда заманча, күп функцияле мәйданчыклар барлыкка килде.

- Агымдагы елда Кирельск һәм Иске Казиле авылларында яшәүчеләр өчен ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелә", - диде МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков. - Моннан тыш, 6 мәктәп спорт залы капиталь ремонтлана, бу авыл яшьләре өчен спорт белән шөгыльләнергә өстәмә мөмкинлекләр тудырачак. Әмма «Акчарлак» заманча күп функцияле спорт комплексы иң көтеп алынганы булды. Бу спорт комплексы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы тарафыннан паритет нигездә Республика Президент программасы буенча төзелде. Төзелеш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов күзәтүе белән алып барылды. Командалар һәм индивидуаль шөгыльләнү өчен иркен мәйданнар, бассейннар, көрәш һәм тренажер заллары - барысы да безгә һәм безнең балаларыбыз өчен. Бүген "Акчарлак" спорт комплексында спорт сөючеләргә футбол, баскетбол, нәфис һәм спорт гимнастикасы, көрәш, йөзү, бадминтон белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Болар каматамагылылар өчен булдырылганнарның барысы да түгел әле. Спорт комплексында мини-футбол, йөзү, бадминтон һәм спортның башка төрләре буенча республика ярышларының зона этаплары үткәрелә.

Шунысы шатлыклы, бүген спорт белән мавыгу күп кенә татарстанлылар өчен яшәү рәвешенә әйләнде. Ә республикада моның өчен барлык шартлар да бар. Димәк, көчле, сәламәт һәм матур булу өчен спорт белән шөгыльләнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев