Сөт терлекчелеге рентабельле булырга тиеш
Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район Советы утырышлар залында Премьер-министр - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «АК Барс - холдинг» ААҖга керүче агрофирмаларда сөт җитештерү мәсьәләсенә багышлап үткәргән киңәшмәнең лейтмотивы әнә шундый иде. Киңәшмәгә Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, агрофирма, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район Советы утырышлар залында Премьер-министр - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «АК Барс - холдинг» ААҖга керүче агрофирмаларда сөт җитештерү мәсьәләсенә багышлап үткәргән киңәшмәнең лейтмотивы әнә шундый иде.
Киңәшмәгә Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, агрофирма, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары чакырылган иде.
Киңәшмәне ачып, Марат Готыф улы катнашучыларга республиканың 2001 елдан башлап сигез ел Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар өчлегендә булуын исләренә төшерде.
- Ул авыл хуҗалыгының динамикалы үсеш еллары иде. 2011 елга кадәр республикада сөт терлекчелеген үстерү эше алып барылды. Соңгы өч ел - лидерлыкны югалту еллары булды. Бу кайбер объектив сәбәплөр белөн аңлатыла. Алар арасында табигать факторы - соңгы елларның коры булуы беренче урында диярлек тора.
Министр сөт терлекчелегенең республикада рентабельле була алуына өмет белдерде. Марат Готыф улы әйтүенчө, сөт терлекчелеге кебек күп факторлы, баланслы тармакта моңа ирешү өчен грамоталы һәм хуҗаларча якын килү таләп ителә.
- Әгәр агрофирма җитәкчеләре үз фермаларында әллә нигә бер генә була икән, мондый «хуҗа»да сөт булмый. Алга ыргылыш ясарлык итеп эшләргә кирәк. Җитештерүне үстерү динамикасы ничек эшли? Җитештерү өчен менә нәрсә мөһим булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте залга Марат Готыф улы.
Министр «Ак Барс холдинг»та сөт җитештерү күрсәткеченә тукталды һәм кампаниянең үз эшен чагыштырмача системалы алып баруын билгеләп үтте. Бүген ул республикада сөтне иң күп җитештерүче - көн саен 340 тонна. Әмма сөт җитештерүнең әлеге күрсәткече узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка аз, чөнки холдингның кайбер агрофирмаларында күренеш чагыштырмача чуар.
Холдинг генераль директорының АПК буенча урынбасары Николай Титов үзенең чыгышында «АК Барс» ХК ААҖда агымдагы елның 8 аенда бу хакта һәм сөт җитештерү мәсьәләләре турында сөйләде.
- Бүген холдингның 18 агрофирмасы сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 2010 елгы корылыктан соң без җитештерелә торган сөт күләменең даими артуын күзәтәбез. Әмма агымдагы елның 5 аенда «Кама Тамагы» АХП, «Семиречье» һәм «Галактиново» агрофирмаларында минуслы күрсәткечләр холдинг буенча сөт җитештерүдәге үсешне юкка чыгара. Николай Леонидович югарыда телгө алынган хуҗалыкларның сөт җитештерү күрсәткечен арттыру өчен мөмкинлекләре һәм резервлары булуын билгеләп үтте. Аннары урында - агрофирма фермаларында күрелгәннәр турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белгечләре чыгыш ясады. чыгыш ясаучылар фермаларда беренче чиратта зур чыгымнар таләп итмәгән оештыру һәм технологик проблемаларның хәл ителмәвен билгеләп үтте.
Соңрак холдингның тугыз агрофирмасы директорлары мәгълүматлары тыңланды. «Кама Тамагы» АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев сөт җитештерүдә түбән күрсәткечтә барлыкка килгән хәлгә аңлатма бирде һәм килеп туган хәлне төзәтербез, дип ышандырды.
- 2013-2014 елгы кышка без сөйкидә терлекчелек комплексының икенче чиратында эшне тәмамлаганнан соң анда югары җитештерүчән 700 баш сыерны күчерергә уйлыйбыз, -диде ул.
Киңәшмәне ябып, Марат Готыф улы кеше факторының сөт терлекчелегенең нормаль эшләвендә һәм үсешендә мөһим урын алып торуын билгеләп үтте. Оештыру мизгелләрен хәл итүдән башларга кирәк. сыер савучыларның да, ферма мөдирләренең дә, учетчиклар һәм орлыкландыручыларның да яхшы нәтиҗәдә шәхси кызыксынуы булырга тиеш. Яхшы күрсәткеч өчен белгечләрне кызыксындырырга, премия бирергә, лаеклы хезмәт шартлары булдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев