Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Спорт ярышлары - көчлеләр, кыюлар бәйрәме, боларның барысына да тырышлык, дисциплина һәм хезмәт нәтиҗәсендә ирешелә. Узган атнада район үзәгенең спорт объектларында XXVII кышкы спорт уеннары үткәрелде. кышның иң матур көннәренең берсе булгандыр, мөгаен, кояш, һава тыныч... бу исә җанатарларның да, спортчыларның да кәефен күтәрде. Ярышларның яхшы оештырылуын, хөкемдарларның төгәл эшләвен,...

Спорт ярышлары - көчлеләр, кыюлар бәйрәме, боларның барысына да тырышлык, дисциплина һәм хезмәт нәтиҗәсендә ирешелә.
Узган атнада район үзәгенең спорт объектларында XXVII кышкы спорт уеннары үткәрелде. кышның иң матур көннәренең берсе булгандыр, мөгаен, кояш, һава тыныч... бу исә җанатарларның да, спортчыларның да кәефен күтәрде. Ярышларның яхшы оештырылуын, хөкемдарларның төгәл эшләвен, җанатарларның узган еллар белән чагыштырганда күбрәк булуын әйтми мөмкин түгел. Шәһәр һәм авыл җирлекләреннән килгән барлык 20 команда тезелгән «Акчарлак» СОК спорт залында рәсми ачылыштан соң, спортчыларны муниципаль район башлыгы урынбасары, уеннарны оештыру комитеты рәисе Рөстәм гыйлметдинов сәламләде. Ярыш флагы күтәрелгәннән соң барлык командаларга кәефне яхшырту өчен татлы милли ризыгыбыз чәк-чәк тапшырдылар. 652 очко җыеп барлык төр ярыш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр арасында Кама Тамагы поселогы беренче урынны алды, икенче урында - 572 очко белән Куйбышев затон поселогы. Призерлар өчлеген 564 очко белән Олы Кариле авыл җирлеге төгәлли. Алардан соң Иске Казиле - 490 очко, Тәмте - 489, Сөйки - 422, Кирельск - 364, Яңасала - 363, Кече Салтык - 359, Красновидово - 285, Олы Салтык - 264, Тенеш поселогы -248, Олы Бортас - 221, Варварино - 217, Келәнче - 201, Иске барыш - 168, Олы Карамал - 130, Осинники- 104, Уразлино - 95, Балтач - 36.
Командалар спортның 13 төрендә көч сынашты.
Көн салкын булуга карамастан, стадион каршындагы тирәклектә бу көнне кызу булды. Биредә чаңгы эстафетасында катнашучылар һәм чаңгы спортын яратучылар җыелган иде. Спортның бу төрендә 20 җирлектән 12 команда катнашты. 4х2 эстафетасында дүрт катнашучы икешәр әйләнеш ясады. Кызлар өчен кыска ара - ике километр, егетләр өчен - өч километр әзерләнгән иде.
Тәҗрибәле җитәкчеләр стартка бик үк көчле булмаган катнашучылар куйды, әмма икенче әйләнештән соң лидерлар ачыкланды. Олы Кариледән Энҗе Сафина үзенең ике әйләнешен көндәшләрен күпкә артта калдырып килде.Сөйкилеләр һәм затонлылар егетләргә эстафетаны икенче һәм өченче булып тапшырды. Икенче этапта сөйкилеләр алга чыкты, һәр әйләнеш саен көндәшләре белән араны арттырганнан арттыра гына барды. Нәтиҗәдә, соңгы катнашучы В. Бисярин тулы бер әйләнешкә алга китеп старт алды. Затон командасыннан көчле катнашучы Алмаз Мөлековның аны куып тоту мөмкинлеге булмады. Аның каравы ул, финишта ук диярлек олыкарилеләрне узып, үз командасына икенче урынны яуларга мөмкинлек бирде. Дүртенче күрсәткеч Кама Тамагы командасында булды. Кызганычка каршы, ярышларның әлеге төрендә укучылар гына катнашты.
Шашка буенча I урын - Салтык, II урын- Келәнче, III урын - Иске Барыш. Өстәл теннисы буенча I урын - Сөйки, II урын - Кирельск, III урын - Кама Тамагы, гаилә эстафетасында I урын - Затон,II урын - Яңасала, III урын - Олы Кариле.
Соңгы елларда Кышкы уеннар программасына кертелгән яңа төр - шорт-трек әлегә бик үк популяр түгел. Берничә җирлек кенә үз командаларын куйды, югыйсә, катнашучы өчен тимераяклар һәм, әлбәттә, теләк кенә кирәк
Аның кемнәрдә барлыгын призлы урыннар бүленеше күрсәтә: I урын - Куйбышев затон, II урын - Кама Тамагы, III урын - Олы Кариле.
Алкалы хоккейда үз лидерлары бар. Һичшиксез, финал уенында көч сынашкан затонлылар һәм каматамагылылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Куйбышев затон командасы яулады. өченче урында Яңасала авыл җирлеге хоккейчылары. Хоккейчылар кызыклы уен күрсәтеп, җанатарларны шатландырды, бу көнне алар бик күп иде.
Аннан соңгы уен аркан тартышу булды. Ярышта катнашучылар көч сынашырга урамга чыкты. Чараны оештыручылар урынны дөрес сайламаган. Барлык катнашучылар да моны билгеләп үтте. Спорт комплексы каршындагы мәйданның бер ягында кар, икенче яктан бозланган плитә көчлеләр хокукын алырга көрәшүчеләргә комачаулады. Әмма комарлык һәм җиңү теләге катнашучыларда, җанатарларда да җитәрлек иде. авыл җирлекләре арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Тәмте, икенче урынны Иске Казиле, өченче урынны Олы Кариле авыл җирлеге алды. Өлкән яшьтәгеләр чаңгыга елга бер тапкыр үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы» ярышларында гына баса күрәсең, һәм барысы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев