Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлаучылар үз фикерен белдерде

Узган якшәмбедә илебез тормышында әһәмиятле сәяси вакыйга булды - алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары сайланды.

Районыбызда барлык сайлау участокларында сайлау халыкның актив катнашында узды. Анда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 13642 сайлаучыдан 13325 кеше сайлауда катнашты, бу исә 97,68 процент тәшкил итә.

Тулаем районда 39 сайлау участогы төзелгән иде, аларда төрле сәяси партия вәкилләре кергән сайлау комиссияләре эшләде.

Көрәле, Иске Барыш, Кыртапа, Каратал, Атабай, Ишем, Балтач, Олы Кариле, Келәнче, Олы Бортас, Балчыклы, Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа, Олы Салтык, Даныш, Олы Карамал, Бәрлегуҗа, Кече Карамал, Уразлино, Бортас участокларында сайлаучылар иң күбе катнашты.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сәяси партияләр арасында сайлаучылар тавышы түбәндәгечә бүленгән: лидер - «Бердәм Россия» 90,37 процент, КПРФ - 5,6, ЛДПР - 1,46, «Гадел Россия» - 1,29, «Яблоко» - 0,29, «Патриоты России» - 0,2, «Правое дело» - 0,16 процент тавыш җыйган.

Быел республиканың 33 районы арасында районыбызда өч сайлау участогында - Олы Бортас, Атабай һәм Иске Барыш та беренче тапкыр тавыш бирү өчен электрон җайланмалар куелган иде. Моннан тыш, анда ук әлеге җайланмаларда эшләргә өйрәтү тренажерлары да бар иде. Әлеге сайлау участокларында шулай ук өйдә тавыш бирү терминаллары да кайтартылган иде. Электрон җайланмаларда эшләү өчен һәр участоктан комиссияләрдән өчәр кеше алдан укуларда булып кайтты.

Тулаем сайлаучыларның әлеге яңалыклар нәтиҗәсендә проблемалары булмады. Сайлау комиссияләрендәге белгечләр аларны электрон җайланма белән эш итәргә тиз өйрәтте. Анда бюллетень урынына штрих-кодлы карточка бирелде, ә аннары электроника үзе эшләде.

Шул ук көнне Иске Казиле авыл җирлеге Советына 3 нче Кул башы сайлау округы буенча депутат итеп Рамис Таһир улы Зиннәтуллин һәм Куйбышев Затон шәһәр җирлеге Советына 10 нчы Төзелеш сайлау округыннан депутат итеп Илназ Илфат улы Разов сайланды.

Дәүшәмбе ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР ЦИК рәисе Анатолий Фомин катнашында алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау йомгакларына багышланган видеоконференция үткәрелде. Анда сәяси партияләргә бирелгән тавышларның якынча нәтиҗәсе яңгырады: «Бердәм Россия» - тулаем республика буенча 77,83 процент, КПРФ -10,59 процент, «Гадел Россия» - 5,30 процент, ЛДПР - 3,48 процент, «Яблоко» -1,46 процент, «Патриоты России» һәм «Правое дело» 1 проценттан азрак тавыш җыйган.

Рәсемдә: Атабай сайлау участогында электрон формада тавыш бирү вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев