Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайладык

Узган якшәмбедә елның әһәмиятле сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Президентын сайлау үтте, аның йомгаклары алдагы алты елга илнең үсешен билгеләячәк.

Безнең районда сайлаулар барлык сайлау участокларында сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте.

Аларга исемлеккә кертелгән 13607 сайлаучының 13204е катнашты, бу сайлаучыларның 97,04 проценты. Язгы кояшлы матур көнне сайлаучыларның да кәефе яхшы иде, РФ Президентына кандидатны сайлау өчен халыкның күпчелеге гаиләләре белән килеп, көннең беренче яртысында ук тавыш бирде.

Район буенча оештырылган 39 сайлау участогында сайлау комиссияләре эшләде, алар составына төрле сәяси партияләр һәм хәрәкәт вәкилләре керде. Сайлау барышын төрле партияләрдән күзәтүчеләр, югары уку йорты студентлары - юристлар һәм икътисадчылар күзәтеп торды.

Бу сайлауларда беренче тапкыр барлык участокларга да VIP-камералар куелган иде, алар ярдәмендә интернет челтәре аша реаль вакыт режимында тавыш бирү, бюллетеньнәрен алу һәм сайлау урналарына салу процессын, тавышларны санауны да күзәтү мөмкинлеге булды.

Сайлаучыларның 1818е өйләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, теркәлгән кандидатлар өчен сайлаучылар түбәндәгечә тавыш бирде: Путин Владимир Владимирович - 92,99%, Зюганов Геннадий Андреевич - 4,92%, Жириновский Владимир Вольфович - 0,68%, Миронов Сергей Михайлович - 0,59%, Прохоров Михаил Дмитриевич - 0,59%.

Ике сайлау участогында Президент сайлаулары белән бергә икенче чакырылыш авыл җирлеге Советына да депутатлар да сайланды.

Татарстан Республикасы сайлау кодексының 114 маддәсе 3, 5, 7 өлешләре нигезендә Шәмсетдинов Миндил Нәҗми улы бер мандатлы 4 нче Казан сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Сөйки авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланды; Фәйзуллин Сергей Нәҗип улы бер мандатлы 4 нче Совет сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайланды.

Рәсемдә: МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев 1647нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X