Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район газетасы белән аерылгысыз

Газетабызны озак еллар дәвамлы алдыручы әбүнәчеләребезнең берсе- Олы Карамал авылыннан 86 яшьлек Сөембикә Гыйльмулла кызы Кәримуллина. Ул Олы Карамал урта мәктәбендә балаларга 38 ел рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан, Татарстанның атказанган укытучысы.

"Район газетасы минем гомерлек юлдашым, район тормышын яктыртучы, дустыбыз, сердәшчебез, киңәшчебезгә әверелгән яраткан газета ул. Миңа бервакытта да газетага языл дип өндәүче булмады. Вакытлы басмаларга язылу башлану белән беренчеләрдән булып язылып куям. Газетада даими рәвештә көнүзәк проблемалар яктыртыла, хезмәт кешеләре һәм аларның казанышлары турында сөйләнелә, алдынгы идея һәм технологияләр пропагандалана, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша",- ди Сөембикә апа. Әбүнәчебез 80 ел эчендә газетаның исеме берничә тапкыр үзгәрүгә, журналистлар һәм мөхәррирләр составы алышынуга да карамастан, һәрвакыт үз йөзен, укучыларның ихтирамын саклап кала алуын, бүгенге көндә дә яратып укыла торган басма булуын билгеләп үтте. 60 нчы елларда район үзгәртеп төзелгәндә ике ел газета нәшер ителмичә тору тарихын да искә алды. Ул вакытта газетаның район халкына нинди рухи азык бирүен, кирәклеген бөтен тирәнлеге белән аңладык дип билгеләп үтте ул. Газетаның 80 еллык юбилее- уртак бәйрәмебез, ди Сөембикә апа, һәм ул хаклы, чөнки әбүнәчеләрдән башка газета һәм газетадан башка әбүнәче юк.
Әңгәмәбез ахырында газета хезмәткәрләренә иҗат чишмәләрегез саекмасын, һәрвакыт эзләнүдә, камиллеккә омтылу юлында булыгыз, алга таба да яратып, көтеп алынучы басма булып калыгыз, дигән изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев